Зөлфәт cайты

Чытырманда былбыл сайрый...

Чытырманда былбыл сайрый...

Минем язганнарны азмы-күпме белүчеләр хәтерлидер, бәлки: «татар», «милләт», «азатлык» дигән сүзләрне мәйданнарга чыгып кычкыру түгел, үзаралый гына сөйләшкәндә дә әйтергә ярамаган көннәрдә мин «Чакырылмаган кунак — татардан да яманрак...» дигән эпиграф куеп, бер шигырь язган идем.

укыйбыз

БИБЛИОГРАФИЯ

БИБЛИОГРАФИЯ

Язмышлар ярында: Шигырьләр./X. Туфан кереш сүзе.— Казан: Таткит-нәшр., 1971.—78 б. 3000. Рец.: Шәфигуллин Ф. —Соц. Татарстан, 1971, 2 май.
Утлы бозлар: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1978.— 112 б. 4000. Рец: Гайнетдинов М. Кеше җаны турында.— Идел. Яшьләрнең әдәби альманахы, 1980, № 12, 91—96 б.; Янов X. Шифалы яңгыр сыман.—Казан утлары, 1978, № 9, 115—117 б.

Аның турында

Зөлфәт «Йөрәк тибеше сыман».— Татарстан яшьләре. 1983, 19 март. Шагыйрь белән әңгәмәне Г. Моратов алып барды. Гатауллйн Р. Хәрәкәттә — бәрәкәт.— Татарстан яшьләре, 1975.. 27 май. Зөлкарнәев Ф. Шагыйрьнең йөрәк көче.— Татарстан яшьләре. 1980, 9 февр. Хәмидуллин Р. Әкияткә сәяхәт. [Л. Хәйретдинованың «Мәкерле песи» операсы. Либретто авт.: Зөлфәт].— Ялкын, 1974, № 6, 16—17 б. А к м а л о в Н. «Әкиятне саклап калырга!» — Татарстан яшьләре, 1983, 11 авг. «Йөрәкләрдә — үлмәс дастан» поэмасы турында.

Әдипләр.Narod.ru

Шушы бер йөрәк

Сүтеп карыйм да уйларны,
Җан дертләп, тетрәп китәм – 
Барысын да күтәргәне 
Шушы бер йөрәк икән!
Шушы бер йөрәк ләбаса 
Гел тузгый, чуалана –
Учаклар булып сүнә дә 
Учаклар булып яна...
«Йөрәк парәм!», «Җан кисәгем!» 
Дип әйтү юкка мәллә? 
Рәхмәт, йөрәк! Коткардың син 
Мине авыр хәлләрдә!..
Шушы бер йөрәк ләбаса 
Хакым да, гөнаһым да,
Елмайткан нурым да минем, 
Мең елаткан аһым да.
Йөрәгем, и, йөрәккәем! 
Кызганмадым мин сине. 
...Сәгатем суккач, 
Син мине бераз кызгансаң иде.
	

Сайт управляется системой uCoz