Чытырманда былбыл сайрый...
Минем язганнарны азмы-күпме белүчеләр хәтерлидер, бәлки: «татар», «милләт», «азатлык» дигән сүзләрне мәйданнарга чыгып кычкыру түгел, үзаралый гына сөйләшкәндә дә әйтергә ярамаган көннәрдә мин «Чакырылмаган кунак — татардан да яманрак...» дигән эпиграф куеп, бер шигырь язган идем.
Күктән таша сыман Сүзнең җаны... Җан гынамы икән, Кем белә? Бәлки, анда халкыбызның җаны Актарыла, таша, түгелә?!. Упкын чикләрендә калган чакта Без — татарның кара язмышы, Упкыннардан йолды Илһам моңы, Айрат абыйның таң тавышы. Иксез-чиксез вакыт уза торыр, Яңаларны җиргә чакырыр. Ләкин татар Айрат булып сөйләр, Моңы булыр Илһам Шакирның! Мең җәфалар кичкән бу халыкны Имин саклар көчләр табылды – Фәрештәдәй Тукай илһамының Канатлары сиңа кагылды... Таң тавышлы Айрат абый, сөйлә! – Сорар милләт синең кебекне. Милли моңнар һәлак була калса, Боз куырса тәмам. ... Мәңгелекнең теге ягына да Барып чыккан татар кардәшем. Илһам Шакир булып моңайсын да, Айрат Арслан булып сөйләшсен! Мин ышанам... Изге иманым бу — Шулай гына була күрсен лә! Тукай, Сәйдәш, Илһам, Айрат исән! — Уфтанма син, татар, көрсенмә! ... Телең белән Илһам җырлап торсын, Телең белән Айрат сөйләсен. Җиңелмәгән, Егылмаган килеш Мең яшә син, татар кардәшем!