Зөлфәт cайты

Чытырманда былбыл сайрый...

Чытырманда былбыл сайрый...

Минем язганнарны азмы-күпме белүчеләр хәтерлидер, бәлки: «татар», «милләт», «азатлык» дигән сүзләрне мәйданнарга чыгып кычкыру түгел, үзаралый гына сөйләшкәндә дә әйтергә ярамаган көннәрдә мин «Чакырылмаган кунак — татардан да яманрак...» дигән эпиграф куеп, бер шигырь язган идем.

укыйбыз

БИБЛИОГРАФИЯ

БИБЛИОГРАФИЯ

Язмышлар ярында: Шигырьләр./X. Туфан кереш сүзе.— Казан: Таткит-нәшр., 1971.—78 б. 3000. Рец.: Шәфигуллин Ф. —Соц. Татарстан, 1971, 2 май.
Утлы бозлар: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1978.— 112 б. 4000. Рец: Гайнетдинов М. Кеше җаны турында.— Идел. Яшьләрнең әдәби альманахы, 1980, № 12, 91—96 б.; Янов X. Шифалы яңгыр сыман.—Казан утлары, 1978, № 9, 115—117 б.

Аның турында

Зөлфәт «Йөрәк тибеше сыман».— Татарстан яшьләре. 1983, 19 март. Шагыйрь белән әңгәмәне Г. Моратов алып барды. Гатауллйн Р. Хәрәкәттә — бәрәкәт.— Татарстан яшьләре, 1975.. 27 май. Зөлкарнәев Ф. Шагыйрьнең йөрәк көче.— Татарстан яшьләре. 1980, 9 февр. Хәмидуллин Р. Әкияткә сәяхәт. [Л. Хәйретдинованың «Мәкерле песи» операсы. Либретто авт.: Зөлфәт].— Ялкын, 1974, № 6, 16—17 б. А к м а л о в Н. «Әкиятне саклап калырга!» — Татарстан яшьләре, 1983, 11 авг. «Йөрәкләрдә — үлмәс дастан» поэмасы турында.

Әдипләр.Narod.ru

Янар өчен...

Төтенсез утлар юк җирдә, туган! 
Ә кара гарьлек каян бар булган? 
Сугышлы, даулы кайнар дөньяда 
Сораса Ходай, ни дим мин аңа? 
Күзләрем йомып китәр алдыннан? 
Төтенсез утлар бар икән, туган!
Ә кара гарьлек каян бар булган? 
Йолдызлы күкне дөнья ябынган... 
Төтенсез утлар бар шул, 
		бар икән! 
Язмышлар җиле кагылып үткән 
Җанга төтенсез утлар кабынган, 
Тоташ гарьлек соң каян 
		бар булган?
Сугышлы, даулы кайнар дөньяда 
Хәтта йолдызлар күктә моңлана, 
Җемелдәр урын калмаган сыман!.. 
Йөри гамәлдә йолдызлы томан, 
Томаннан саркып гарьле уй яна 
Сугышлы, даулы кайнар дөньяда...
Сораса Ходай, ни дим мин аңа? 
Галәм иелеп миннән тыңлана, 
Үзе җаваплар эзләп уйлана – 
Җиһан бит үзе дулый, тулгана... 
«Син ниләр генә кыландың анда?!»–
Дип әйтсә Ходай, ни дим 
		мин аңа?
Күзләрем йомып китәр алдыннан, 
Котылып дөнья дигән давылдан, 
Рәхмәтем калсын язган язмышка –
Язмышсыз нинди йолдыз кабынган? 
...Тынып уйлармын шуны тагын да 
Күзләрем йомып китәр алдыннан.
Әмма ут-төтен — мәңгелек туган... 
Җанга гөлләрнең уты кагылган 
Көннәрем азмы булды бу җирдә? – 
Онытасым юк гомер-гомергө... 
Җанга ут-төтен кергән, кабынган... 
Без янар өчен дөрләп кабынган!..
	

Сайт управляется системой uCoz