Зөлфәт cайты

Чытырманда былбыл сайрый...

Чытырманда былбыл сайрый...

Минем язганнарны азмы-күпме белүчеләр хәтерлидер, бәлки: «татар», «милләт», «азатлык» дигән сүзләрне мәйданнарга чыгып кычкыру түгел, үзаралый гына сөйләшкәндә дә әйтергә ярамаган көннәрдә мин «Чакырылмаган кунак — татардан да яманрак...» дигән эпиграф куеп, бер шигырь язган идем.

укыйбыз

БИБЛИОГРАФИЯ

БИБЛИОГРАФИЯ

Язмышлар ярында: Шигырьләр./X. Туфан кереш сүзе.— Казан: Таткит-нәшр., 1971.—78 б. 3000. Рец.: Шәфигуллин Ф. —Соц. Татарстан, 1971, 2 май.
Утлы бозлар: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1978.— 112 б. 4000. Рец: Гайнетдинов М. Кеше җаны турында.— Идел. Яшьләрнең әдәби альманахы, 1980, № 12, 91—96 б.; Янов X. Шифалы яңгыр сыман.—Казан утлары, 1978, № 9, 115—117 б.

Аның турында

Зөлфәт «Йөрәк тибеше сыман».— Татарстан яшьләре. 1983, 19 март. Шагыйрь белән әңгәмәне Г. Моратов алып барды. Гатауллйн Р. Хәрәкәттә — бәрәкәт.— Татарстан яшьләре, 1975.. 27 май. Зөлкарнәев Ф. Шагыйрьнең йөрәк көче.— Татарстан яшьләре. 1980, 9 февр. Хәмидуллин Р. Әкияткә сәяхәт. [Л. Хәйретдинованың «Мәкерле песи» операсы. Либретто авт.: Зөлфәт].— Ялкын, 1974, № 6, 16—17 б. А к м а л о в Н. «Әкиятне саклап калырга!» — Татарстан яшьләре, 1983, 11 авг. «Йөрәкләрдә — үлмәс дастан» поэмасы турында.

Әдипләр.Narod.ru

Зар

Дускай! Дустым! 
Шулкадәр дә яман, 
Шулкадәр дә авыр әле хәлләр... 
Белмим, җаным шулай сызланамы 
Ялгыз кырда җилләр улый мәллә?
Кемгә генә, кемгә кирәгем бар? 
Сут-тамырлар кибә, корый нигез... 
Һәммәсен дә Вакыт күмеп куя, 
Вакыт алдында бит һәркем тигез.
Башымдагы уйлар –
Корт күчедәй...
Ватаныммы соң бу?
Саташаммы?
Бутадым да бугай
көтмәгәндә
Кичке шәфәкъ белән алсу таңны!..
Барысын да онытыйк та, дустым,
Утыр, өйдә... Ут төрт... Учак кабыз...
... Шагыйрь тудырасы
Ана сыман
Серле генә сыкрый
Тын дөньябыз...
Галәмнәрнең түрләреннән шашып
Ябырыла җанга салкын җилләр...
Дускай! Дустым...
Шулкадәр дә яман,
Шулкадәр дә авыр әле хәлләр!..
	

Сайт управляется системой uCoz