Чытырманда былбыл сайрый...
Минем язганнарны азмы-күпме белүчеләр хәтерлидер, бәлки: «татар», «милләт», «азатлык» дигән сүзләрне мәйданнарга чыгып кычкыру түгел, үзаралый гына сөйләшкәндә дә әйтергә ярамаган көннәрдә мин «Чакырылмаган кунак — татардан да яманрак...» дигән эпиграф куеп, бер шигырь язган идем.
Елмаерсың микән, еларсыңмы Бер борылып баксаң үткәнгә? Затлы кунак булып, кул болгап тик Уздың мәллә үтеп киткәндә? Үткәннәрең синең өчен авыр Әкиятме, шагыйрь әйтмешли? Кемнәрне син юаттың да, кеше, Кем юатты сине, үтешли? Кемнәр тиде, рәнҗеттеләр сине Гомереңне узып барганда! Кемнәрнең син бәгыренә тидең Үзең өчен сукмак ярганда? ...Бу сораулар бик еш туктатамы? Туктатса да, безнең вакыт юк! Меңне яшәр сыман пошынмадык, Бер мәл яшәр сыман ашыктык... Һәм гел шулай булды... Бездән соң да Һаман шулай булыр шикелле. Нигә кирәк шаклар кату туктап? Үтелдеме гомер? Үтелде — Зур бер йомгак сүткән шикелле Безнең нәни гомер сүтелде... Ә шулай да... елмаерга микән, Еларгамы карап үткәнгә? Хәер, моңа җавап эзләр күңел Бары соңгы мәлләр җиткәндә... Ә безнең бит — яшиселәр алда! Еллар ямьле, юллар күңелле! — Еласак та, көлсәк-елмайсак та, Ашыктырмыйк әле күңелне... ...Юк, узмадык гомер юлларын без Ак атларга менеп атланып... Елап елмаердай чаклар булды! Көлерлеге — елап капланып!