Зөлфәт cайты

Чытырманда былбыл сайрый...

Чытырманда былбыл сайрый...

Минем язганнарны азмы-күпме белүчеләр хәтерлидер, бәлки: «татар», «милләт», «азатлык» дигән сүзләрне мәйданнарга чыгып кычкыру түгел, үзаралый гына сөйләшкәндә дә әйтергә ярамаган көннәрдә мин «Чакырылмаган кунак — татардан да яманрак...» дигән эпиграф куеп, бер шигырь язган идем.

укыйбыз

БИБЛИОГРАФИЯ

БИБЛИОГРАФИЯ

Язмышлар ярында: Шигырьләр./X. Туфан кереш сүзе.— Казан: Таткит-нәшр., 1971.—78 б. 3000. Рец.: Шәфигуллин Ф. —Соц. Татарстан, 1971, 2 май.
Утлы бозлар: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1978.— 112 б. 4000. Рец: Гайнетдинов М. Кеше җаны турында.— Идел. Яшьләрнең әдәби альманахы, 1980, № 12, 91—96 б.; Янов X. Шифалы яңгыр сыман.—Казан утлары, 1978, № 9, 115—117 б.

Аның турында

  • Айдар Хәлим. "Тамыр көлләре"

  • Зөлфәт «Йөрәк тибеше сыман».— Татарстан яшьләре. 1983, 19 март. Шагыйрь белән әңгәмәне Г. Моратов алып барды. Гатауллйн Р. Хәрәкәттә — бәрәкәт.— Татарстан яшьләре, 1975.. 27 май. Зөлкарнәев Ф. Шагыйрьнең йөрәк көче.— Татарстан яшьләре. 1980, 9 февр. Хәмидуллин Р. Әкияткә сәяхәт. [Л. Хәйретдинованың «Мәкерле песи» операсы. Либретто авт.: Зөлфәт].— Ялкын, 1974, № 6, 16—17 б. А к м а л о в Н. «Әкиятне саклап калырга!» — Татарстан яшьләре, 1983, 11 авг. «Йөрәкләрдә — үлмәс дастан» поэмасы турында.

    Әдипләр.Narod.ru

    Арба юлы

    
    Сагындыра атлы арба юлы.
    Ике якта — тирән тәгәрмәч.
    Ә уртада — бахбай эзе — сай, киң.
    Һәм шул юлга барып бер кергәч,
     
    Ат юлыннан һаман атлыйсың гел —
    Бер үк — ат һәм кеше сукмагы.
    Менә ат өстери. Ул көчәнә. 
    Йолкып тарта. Арды. Туктады.
     
    ...Ул ат юллары да юкка чыкты. 
    Ике якта дегет — чөй эзе. 
    Бу ак аткай кай арада гына 
    Чирәмлеккә ирен тигезде?
     
    Аның колын сыйлыйсы бар ласа! —
    Шуңа да ул җирдән сөт ала, 
    Баласына сөт җитешмәс була,
    Туктап ашый. Сайлый. Туктала.
     
    ...Сагындыра атлы арба юлы.
    Аның авылларга кергәне... 
    Атның «күчтәнәчен» авыз итеп, 
    Тавык-чебеш чукып йөргәне!
    Сагындыра чирәм арасында 
    Сары чәчәктәге бал корты —
    Бармак араларын чагып алып,
     Дөм дөньяны хәтта яктыртты.
     
    Сагындыра юл читендә калган 
    Кое сиртмәсенең тавышы. 
    Белмим, нидер булды, җир кыйшаеп,
    Шәфәкъ белән таңмы авышты?
     
    Ләкин менә шулар сагындыра...
    Чирәмлектә бозау... Бәйләнгән. 
    Юкәләрдә гөжли бал кортлары. 
    Шунда йөри әле бу бәндәң.
     
    Сагындыра атлы арба юлы. 
    Аны ясап булмый көрәп тә. 
    Ул бар иде. Һәм ул юкка чыкты, 
    Һәм шул килеш калды йөрәктә.
     
    Һава-җирдә, бөтен дөньялыкта 
    Сукмаклар, юллар тулы... 
    Атлар җигеп үскән бу малайны 
    Сагындыра атлы арба юлы...
     
    Кар өстендә, яшел чирәмлектә
    Ат эзләре барды тезелеп... 
    ...Шулар беткәч, 
    Безнең яшьлек тәмам 
    Калды сыман кинәт  өзелеп...
    
    	
    

    Сайт управляется системой uCoz