Зөлфәт cайты

Чытырманда былбыл сайрый...

Чытырманда былбыл сайрый...

Минем язганнарны азмы-күпме белүчеләр хәтерлидер, бәлки: «татар», «милләт», «азатлык» дигән сүзләрне мәйданнарга чыгып кычкыру түгел, үзаралый гына сөйләшкәндә дә әйтергә ярамаган көннәрдә мин «Чакырылмаган кунак — татардан да яманрак...» дигән эпиграф куеп, бер шигырь язган идем.

укыйбыз

БИБЛИОГРАФИЯ

БИБЛИОГРАФИЯ

Язмышлар ярында: Шигырьләр./X. Туфан кереш сүзе.— Казан: Таткит-нәшр., 1971.—78 б. 3000. Рец.: Шәфигуллин Ф. —Соц. Татарстан, 1971, 2 май.
Утлы бозлар: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1978.— 112 б. 4000. Рец: Гайнетдинов М. Кеше җаны турында.— Идел. Яшьләрнең әдәби альманахы, 1980, № 12, 91—96 б.; Янов X. Шифалы яңгыр сыман.—Казан утлары, 1978, № 9, 115—117 б.

Аның турында

  • Айдар Хәлим. "Тамыр көлләре"

  • Зөлфәт «Йөрәк тибеше сыман».— Татарстан яшьләре. 1983, 19 март. Шагыйрь белән әңгәмәне Г. Моратов алып барды. Гатауллйн Р. Хәрәкәттә — бәрәкәт.— Татарстан яшьләре, 1975.. 27 май. Зөлкарнәев Ф. Шагыйрьнең йөрәк көче.— Татарстан яшьләре. 1980, 9 февр. Хәмидуллин Р. Әкияткә сәяхәт. [Л. Хәйретдинованың «Мәкерле песи» операсы. Либретто авт.: Зөлфәт].— Ялкын, 1974, № 6, 16—17 б. А к м а л о в Н. «Әкиятне саклап калырга!» — Татарстан яшьләре, 1983, 11 авг. «Йөрәкләрдә — үлмәс дастан» поэмасы турында.

    Әдипләр.Narod.ru

    Бастырык бавы

    Кайрылып печән төядек — 
    Ай торды күктә туктап. 
    Тау кадәрле печәнне без 
    Төядек бастырыклап. 
    «Атны тот! — дип, әткәй миңа
    Ышанды дилбегәне — 
    Дөньядагы әткәйләрнең 
    Иң шәбе — бер дигәне! 
    — Атла, малкай! — дип әйткәлим
    Болай да хутлы атка. 
    Йөк өстендә без икебез,
    Икәү — аркага-арка...
    Бара моңаеп әткәем... 
    Артта калган юлга карап,
    Моң йомгагын сүтәме — 
    Ќырлыймы ул, көрсенәме? 
    Белмәссең бу әткәмне!.. 
    Йөк өстендә гел бер җыры...— 
    Хет дөньясы ишелсен! — 
    «...Кайгырма, баш, түгелмә, яшь, 
    Без күрәсен кем күрсен?!» 
    Печән түгел, җырын әткәй 
    Бастырыклап төягән! 
    Бастырык бавы ничекләр 
    Сау калган? Өзелмәгән? 
    Сүзгә бик тә остардык без. 
    Абау, күп сөйләнәбез, 
    — Сүзегез бастырыклымы? — 
    Буш бауга төямәгез...

    Сайт управляется системой uCoz