Зөлфәт cайты

Чытырманда былбыл сайрый...

Чытырманда былбыл сайрый...

Минем язганнарны азмы-күпме белүчеләр хәтерлидер, бәлки: «татар», «милләт», «азатлык» дигән сүзләрне мәйданнарга чыгып кычкыру түгел, үзаралый гына сөйләшкәндә дә әйтергә ярамаган көннәрдә мин «Чакырылмаган кунак — татардан да яманрак...» дигән эпиграф куеп, бер шигырь язган идем.

укыйбыз

БИБЛИОГРАФИЯ

БИБЛИОГРАФИЯ

Язмышлар ярында: Шигырьләр./X. Туфан кереш сүзе.— Казан: Таткит-нәшр., 1971.—78 б. 3000. Рец.: Шәфигуллин Ф. —Соц. Татарстан, 1971, 2 май.
Утлы бозлар: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1978.— 112 б. 4000. Рец: Гайнетдинов М. Кеше җаны турында.— Идел. Яшьләрнең әдәби альманахы, 1980, № 12, 91—96 б.; Янов X. Шифалы яңгыр сыман.—Казан утлары, 1978, № 9, 115—117 б.

Аның турында

  • Айдар Хәлим. "Тамыр көлләре"

  • Зөлфәт «Йөрәк тибеше сыман».— Татарстан яшьләре. 1983, 19 март. Шагыйрь белән әңгәмәне Г. Моратов алып барды. Гатауллйн Р. Хәрәкәттә — бәрәкәт.— Татарстан яшьләре, 1975.. 27 май. Зөлкарнәев Ф. Шагыйрьнең йөрәк көче.— Татарстан яшьләре. 1980, 9 февр. Хәмидуллин Р. Әкияткә сәяхәт. [Л. Хәйретдинованың «Мәкерле песи» операсы. Либретто авт.: Зөлфәт].— Ялкын, 1974, № 6, 16—17 б. А к м а л о в Н. «Әкиятне саклап калырга!» — Татарстан яшьләре, 1983, 11 авг. «Йөрәкләрдә — үлмәс дастан» поэмасы турында.

    Әдипләр.Narod.ru

    СӨЕМБИКӘНЕҢ ХУШЛАШУ ДОГАСЫ

                                
                              
    Алар җиңде... 
    Безнең кулдан кылыч төште. 
    Миңа — әсирәгә — әзерләнде 
    		бөят. 
    Алып китә алар мине түгел, 
    		халкым, 
    Китә алар синең шөһрәтеңне 
    		төяп.
    
    Хуш, бәхетсез халкым! Мин 
    	калдырам	сине 
    Алларыңда торган мең афәтле 
    		килеш, 
    Киләчәксез килеш мин 
    	калдырам сине, 
    Йөзең канлы килеш, 
    	җәрәхәтле килеш...
    
    Утлы кузлар атып яна 
    	мәгърур кала. 
    Елантауда кешни яралы 
    		яу аты. 
    Безнең язмышларны 
    	әрдәнәләп өеп, 
    Безнең данны
    алар
    шул учакка атты.
    
    Соңгы өметләр дә беттемени 
    		янып? 
    Кайнап бетте Казан... 
    	җиңүчегә — табын! 
    Ташланмадым текә, биек 
    	манарадан — 
    Очты манарадан, халкым, 
    	синең даның.
    
    Калаң нигезенә эт 
    	күмелгән шәһәр! 
    Көмеш җырым, Болак! 
    	Алтын җырым, Идел! 
    Инде мәңгелеккә 
    	саубуллашкан чакта 
    Ханың түгел — кызың гафу 
    		сорый, Идел!
    
    Гафу сорый кызың — зәңгәр 
    		дулкыныңа 
    Гөрләп аккан канны бик күп 
    		куштым, Идел! 
    Яу китердең миңа, кан 
    	дошманым, Идел! 
    Күп яуларга йөрттең, тугры 
    		дустым, Идел!
    
    Кичерә күр, халкым! 
    	Сау гына бул, халкым! 
    Тәхетең дә китте, бәхетең дә 
    		бетте — 
    Хагын-нахакларын чорлар 
    		үзе әйтер — 
    Күк гөмбәзен тишеп безнең 
    		уклар үтте.
    
    Чорлар үткәч, күккә
    карап искә төшер — 
    Ук эзләре анда җем-җем 
    		җемелдәшер... 
    1978

    Сайт управляется системой uCoz