Зөлфәт cайты

Чытырманда былбыл сайрый...

Чытырманда былбыл сайрый...

Минем язганнарны азмы-күпме белүчеләр хәтерлидер, бәлки: «татар», «милләт», «азатлык» дигән сүзләрне мәйданнарга чыгып кычкыру түгел, үзаралый гына сөйләшкәндә дә әйтергә ярамаган көннәрдә мин «Чакырылмаган кунак — татардан да яманрак...» дигән эпиграф куеп, бер шигырь язган идем.

укыйбыз

БИБЛИОГРАФИЯ

БИБЛИОГРАФИЯ

Язмышлар ярында: Шигырьләр./X. Туфан кереш сүзе.— Казан: Таткит-нәшр., 1971.—78 б. 3000. Рец.: Шәфигуллин Ф. —Соц. Татарстан, 1971, 2 май.
Утлы бозлар: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1978.— 112 б. 4000. Рец: Гайнетдинов М. Кеше җаны турында.— Идел. Яшьләрнең әдәби альманахы, 1980, № 12, 91—96 б.; Янов X. Шифалы яңгыр сыман.—Казан утлары, 1978, № 9, 115—117 б.

Аның турында

  • Айдар Хәлим. "Тамыр көлләре"

  • Зөлфәт «Йөрәк тибеше сыман».— Татарстан яшьләре. 1983, 19 март. Шагыйрь белән әңгәмәне Г. Моратов алып барды. Гатауллйн Р. Хәрәкәттә — бәрәкәт.— Татарстан яшьләре, 1975.. 27 май. Зөлкарнәев Ф. Шагыйрьнең йөрәк көче.— Татарстан яшьләре. 1980, 9 февр. Хәмидуллин Р. Әкияткә сәяхәт. [Л. Хәйретдинованың «Мәкерле песи» операсы. Либретто авт.: Зөлфәт].— Ялкын, 1974, № 6, 16—17 б. А к м а л о в Н. «Әкиятне саклап калырга!» — Татарстан яшьләре, 1983, 11 авг. «Йөрәкләрдә — үлмәс дастан» поэмасы турында.

    Әдипләр.Narod.ru

    МАТУР БАБАЙ

    
    Чор куркыныч булган... 
    Шул чорда да 
    Булганбыз ла без —
    шук малайлар — 
    Шуклык өчен колак бора торган 
               
    Авылга бер Матур бабай бар.
    
    Һай соклангыч иде яралары! — 
    Кылыч, камчы, богау эзләре... 
    Зарланганын һичкем ишетмәде, 
    Сызланганын беркем сизмәде.
    
    Тиран чорымыни шул балачак? — 
    Без — кәлҗәмә буын — сизмәдек:
    —  Матур бабай гел Ысталин 
    		сыман, 
               
    Бигрәк чибәр! — диеп сөйләдек.
    —  Их, егетләр! — дияр иде 
    		бабай.— 
    Яратуны сезме беләсез?! —
    Сез бит көлеп кенә үбәсез дә, 
    Үбеп туйгач, ятып көләсез...
    Ә мин менә
    Чапай белән чакта 
    Бозлы суны йөзеп чыктым да 
    Чибәркәйнең кочагына аудым — 
    Сикергәндәй булдым упкынга!
    
    Ә сез?..
    ...Шаян бабай, Матур Бабай! 
    Тәрәзәңнән карап торасың, 
    Шомыртларың аша карыйсың да 
    Серле итеп тамак кырасың.
    
    Матур Бабай! йортың алдындагы 
    Ак шомыртлар   һаман куерды — 
    Ил тутырып чәчәк атарга соң 
    Ходай үзе мәллә боерды?
    
    Ак шомыртлы синең йорт ышыгың, 
    Урам ягындагы читәнең 
    Аулак оя булды гашыйкларга, 
    Мин дә аны читләп үтмәдем...
    
    Ләхетлеккә такталарың әзер... 
    Шаккатырдың кинәт авылны — 
    Хәтта ләхет такталарың, бабай, 
    Сөю нуры булып кабынды.
    
    Көннәрдән бер гаҗеп бер көндә 
    Сискәндереп Сәрби апаны, 
    Алып чыкмасынмы Матур Бабай 
    Ләхетенә дигән тактаны!
    
    — Чөкердәшсен әле гашыйклар! — дип,— 
    Борчылма,— дип,— карчык, бул тыныч! —
    Ясап куйды шомырт ышыгына 
    Гөл шикелле матур утыргыч.
    
    —  Былбыл моңыннан да дәртлерәк шул 
    Мәхәббәттән янып әйткән сүз...
    Гомер буе юктан йомгак чорнап, 
    Юк йомгакны, карчык, сүткәнбез!
    
    Килче, кая, бер кочаклыйм әле... 
    Шомырт исе килә бөркелеп!
    — Яшьләр сүзен тыңлап котырасың! — 
    Сүт шул утыргычны, карт тиле!
    
    ...Кайттым. Күрдем.
    Матур Бабай салган
    Йорт нигезе иңгән. Чүп баскан.
    Безне кавыштырган утыргычның
    Эзе дә юк хәтта ичмасам...
    
    Участковый миңа сөйләп бирде:
    —  И туганкай, ниләр әйтергә? 
    Күптән дөньяда юк Матур Бабай, 
    Елмаюы гына хәтердә.
    Сөя белми бугай яңа буын... 
    Бер дуңгызы, әнә, нишләде — 
    Гашыйкларга дигән утыргычта 
    Төнбоектай кызны көчләде!
    
    Матур Бабай үлгәч,
    Утыргычта
    Сүгенешеп һаман эчтеләр
    һәм тән язар өчен
    Матур карттан
    Калган йортны хәтта иштеләр.
    
    Денсез буын килде бу дөньяга — 
    Итек салмый түргә менүче. 
    Бисмилласыз агач утыртканбыз — 
    Шуңа сөмсез аның җимеше!
    
    ...Матур Бабайлы чор! Сөю чоры! 
    Җилләреңә кадәр исемдә! — 
    Төш күрмичә йокла, Матур Бабай — 
    Безне күрүең бар төшеңдә...
    
    Оҗмахта да шаяртасыңдыр син: 
    — Җәннәт бакчасымы чын бакча? — 
    Их гашыйклар сайрашадыр анда —
    Минем утыргычта таңгача!
    
    Сөю сүзе сеңгән шомырт исе... 
    Менә кайда иде чын җәннәт! — 
    Кош сайратып үбешәләр анда — 
    Кайтып килик мәллә, җәмәгать?!.
    
    ...Кемнәр булып үсәр
    бүген җиргә
    Яланаяк баскан малайлар? 
    Яраттыра торган утыргыч юк... 
    һәм күптән юк Матур Бабайлар.
    1992

    Сайт управляется системой uCoz