Зөлфәт cайты

Чытырманда былбыл сайрый...

Чытырманда былбыл сайрый...

Минем язганнарны азмы-күпме белүчеләр хәтерлидер, бәлки: «татар», «милләт», «азатлык» дигән сүзләрне мәйданнарга чыгып кычкыру түгел, үзаралый гына сөйләшкәндә дә әйтергә ярамаган көннәрдә мин «Чакырылмаган кунак — татардан да яманрак...» дигән эпиграф куеп, бер шигырь язган идем.

укыйбыз

БИБЛИОГРАФИЯ

БИБЛИОГРАФИЯ

Язмышлар ярында: Шигырьләр./X. Туфан кереш сүзе.— Казан: Таткит-нәшр., 1971.—78 б. 3000. Рец.: Шәфигуллин Ф. —Соц. Татарстан, 1971, 2 май.
Утлы бозлар: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1978.— 112 б. 4000. Рец: Гайнетдинов М. Кеше җаны турында.— Идел. Яшьләрнең әдәби альманахы, 1980, № 12, 91—96 б.; Янов X. Шифалы яңгыр сыман.—Казан утлары, 1978, № 9, 115—117 б.

Аның турында

  • Айдар Хәлим. "Тамыр көлләре"

  • Зөлфәт «Йөрәк тибеше сыман».— Татарстан яшьләре. 1983, 19 март. Шагыйрь белән әңгәмәне Г. Моратов алып барды. Гатауллйн Р. Хәрәкәттә — бәрәкәт.— Татарстан яшьләре, 1975.. 27 май. Зөлкарнәев Ф. Шагыйрьнең йөрәк көче.— Татарстан яшьләре. 1980, 9 февр. Хәмидуллин Р. Әкияткә сәяхәт. [Л. Хәйретдинованың «Мәкерле песи» операсы. Либретто авт.: Зөлфәт].— Ялкын, 1974, № 6, 16—17 б. А к м а л о в Н. «Әкиятне саклап калырга!» — Татарстан яшьләре, 1983, 11 авг. «Йөрәкләрдә — үлмәс дастан» поэмасы турында.

    Әдипләр.Narod.ru

    ТИМЕРЧЕ

    
    Язмышын да чүкеп ясаган ул, 
    Сандалына салган ачуын. 
    Сандалында яньчемәкче булган 
    Бөлгенлекне, сугыш-ачлыгын;
    «— Тимернең син зәгыйфьрәк 
    		җирен — 
    Йөрәк турын таба бел генә — 
    Кызган чакта кизәнеп бер 
    		суксаң, 
    Тимер түгел, чорт та бөгелә!»
    Дене дә шул тимер иде аның, 
    Чүкеч тавышы булды догасы. 
    Берлиннарга кадәр алып барды 
    Җирән кашкасының дагасын.
    ...Кызган тимер кебек яшәде ул, 
    Кызган килеш керде сугышка, 
    Кызган тимер сукты йөрәген?, 
    Кызган килеш ауды камышка.
    «— Ә ...синмени?! — диде 
    	тимергә ул.— 
    Син... сугарга... уйладыңмыни? 
    Врешь, брат! Күпме генә сукма, 
    Кызган чакта ирләр бөгелми!»
    Бөкте тимер, кызган тимер 
    		бөкте! 
    Тик бер мизгел калгач үлемг?, 
    Кызган тимергщ ул әйтеп куйды:
     «— Йоклап алыйм әле мин менә...
    Ә аннан соң... кайнар килеш 
    		торсаң, 
    Нәни кадак ясыйм үзеңнән...» 
    ...Ул белмәде — соңгы тамчы 
    		каны 
    Акканын шул тимер эзеннән...
    1970

    Сайт управляется системой uCoz