Зөлфәт cайты

Чытырманда былбыл сайрый...

Чытырманда былбыл сайрый...

Минем язганнарны азмы-күпме белүчеләр хәтерлидер, бәлки: «татар», «милләт», «азатлык» дигән сүзләрне мәйданнарга чыгып кычкыру түгел, үзаралый гына сөйләшкәндә дә әйтергә ярамаган көннәрдә мин «Чакырылмаган кунак — татардан да яманрак...» дигән эпиграф куеп, бер шигырь язган идем.

укыйбыз

БИБЛИОГРАФИЯ

БИБЛИОГРАФИЯ

Язмышлар ярында: Шигырьләр./X. Туфан кереш сүзе.— Казан: Таткит-нәшр., 1971.—78 б. 3000. Рец.: Шәфигуллин Ф. —Соц. Татарстан, 1971, 2 май.
Утлы бозлар: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1978.— 112 б. 4000. Рец: Гайнетдинов М. Кеше җаны турында.— Идел. Яшьләрнең әдәби альманахы, 1980, № 12, 91—96 б.; Янов X. Шифалы яңгыр сыман.—Казан утлары, 1978, № 9, 115—117 б.

Аның турында

  • Айдар Хәлим. "Тамыр көлләре"

  • Зөлфәт «Йөрәк тибеше сыман».— Татарстан яшьләре. 1983, 19 март. Шагыйрь белән әңгәмәне Г. Моратов алып барды. Гатауллйн Р. Хәрәкәттә — бәрәкәт.— Татарстан яшьләре, 1975.. 27 май. Зөлкарнәев Ф. Шагыйрьнең йөрәк көче.— Татарстан яшьләре. 1980, 9 февр. Хәмидуллин Р. Әкияткә сәяхәт. [Л. Хәйретдинованың «Мәкерле песи» операсы. Либретто авт.: Зөлфәт].— Ялкын, 1974, № 6, 16—17 б. А к м а л о в Н. «Әкиятне саклап калырга!» — Татарстан яшьләре, 1983, 11 авг. «Йөрәкләрдә — үлмәс дастан» поэмасы турында.

    Әдипләр.Narod.ru

    ЙӨРӘКЛӘРДӘ ҮЛМӘС ДАСТАН

    
    (Поэма)
    Джанни Родари истәлегенә
    
    Әфсен-төфсен!
    
    — А-у, сылу Зөһрә! 
    Айлы төндә Җиргә 
    Көмеш нурлар булып сагышларың 
    		төшсен, 
    Миһербанлы булсын язмыш — Үги 
    		ана —
     Әфсен-төфсен!
    Терел, Шаһрезадә! Әкиятең 
    		кирәк! 
    Кайда кичәләрнең мең дә 
    		икенчесе? 
    Оныттырсын сүзең кара 
    	максатларны — 
    Әфсен-төфсен!
    Яшәрткеч су тибеп торсын 
    	чишмәләрдән, 
    Тик саф җаннар гына шушы 
    		суны эчсен, 
    Чынга аша күрсен бары якты 
    		хыял — 
    Әфсен-төфсен!
    Югалмагыз череп, агач тамырлары! 
    Сезгә дә бу язмыш озын гомер 
    		бирсен! 
    Күрсен яңа Эрьзя һәм сын итсен 
    		сезне — 
    Әфсен-төфсен!
    Җирдә патша булып гомер сөрүчеләр 
    Кигәвенле җәйдә көтү көтеп йөрсен... 
    Һәм хөкемдар булсын көтүчесе Җирнең — 
    Әфсен-төфсен!
    «Туйда мин дә булдым...» Егет-кыз хакында 
    Һәрбер кыйсса шулай тәмамлана күрсен, 
    Тигез гомер бирсен гашыйкларга язмыш — 
    Әфсен-төфсен! 
    Гел җиңелә бирсен явыз кара көчләр, 
    Шулай була күрсен — гел дөреслек җиңсен! 
    Һәм җир йотсын чынлап җансыз-вөҗдансызны — 
    Әфсен-төфсен!
    Чынлап Җиргә төшсен очкыч-тәлинкәләр, 
    Чиксезлектән килеп дуслар сәлам бирсен 
    Һәм елмайсын алар кешелекне күреп — 
    Әфсен-төфсен!
    Бөек мәңгелеккә тәрәз чиертсен кеше, 
    Гади генә әйтсен: «Ач ишекне, Сим-Сим!» 
    Яшә, тылсымлы сүз — шаян хыял кызы — 
    Әфсен-төфсен!
    Әкияти хисең саумы, кешем, җанда? 
    Җуймадыңмы Җирдән күчкән тылсым көчең? 
    Әкиятне җую — кешелекне җую. 
    Әфсен-төфсен!
    Җаннан җанга күчсен серле әкиятләр! 
    Яз җилләре булып, Җирне назлап иссен! 
    Котсыз яшәп Җирнең котын алучыга Ачы каргыш төшсен! – 
    Әфсен-төфсен!
    
    Джанни Родари варианты
    
    Шагыйрь һәм бөек әкиятче белән әңгәмәдән. Мәскәү. 1979 ел.
    
    Тотып кала агач тамырлары 
    Һәм туктата
    таулар ишелүен — 
    Ни коткарыр,
    иптәш Родари, 
    Бүген
    Кешелекнең кешелеген?
    Карашлары уйчан Родариның:
    —  Җан җылысы — ышанычлы терәк; 
    Юк, бөекләр түгел, бүген Җиргә 
    Игелекле җаннар кирәклерәк...
    Елмайган күк якты уйларының
    Мәгънәсеннән,
    Нәкъ кыл уртасыннан,
    Җавап бирә иптәш Родари.
    Үсеш сыман катлаулы бу җавап
    Һәм гади ул спагетти сыман:
    —  Әкиятне саклап калу кирәк, 
    Бөтен килеш саклыйк дисәк Җирне, 
    һәркайда бер — Җирнең сабыйлары, 
    Тик өлкәннәр генә төрле-төрле!
    ...Родари вариант тәкъдим итә, 
    Әле — вариант,
    бәлки,
    бер минуттан — 
    Гондольерлы шәһәр Неапольдә, 
    Мәшһүр дан оясы Голливудта,
    Һичбер тапсыз зәңгәр Ык буенда, 
    Яшел Миссисипи ярларында, 
    Ялгыз каплан җаны күккә ашкан 
    Килиманджароның карларында,
    Яңа Сәет дигән тын авылда, 
    Ерак-ерактагы Камерунда, 
    Дуслык лагеренда — Аю-Дагта, 
    Ак Чилинең кара лагеренда,
    Алсу күкләрендә һиндстанның, 
    Ниагараның ярсу ыргуында— 
    Планетада кеше төсе иңгән, 
    Кеше исе килгән һәр урында —
    Котылырга сукмак эзләр кеше, 
    Булган барлык сукмакларны барлап! — 
    Чираттан тыш тикшерелер шулчак 
    Родари тәкъдим иткән вариант.
    Үкенечтән сыкрап куяр җаннар 
    Һәм кысылып куяр һәрбер йөрәк: 
    Бөтен килеш саклыйк дисәк Җирне, 
    Әкиятне саклап калу кирәк!
    Исән калса җанда шушы якты, 
    Сугышлар да кирәк булмас бәлкем — 
    Саклау өчен җирдә балачакны, 
    Балачакны — димәк, киләчәкне — 
    Галәмнең иң серле әкиятен.
    Яклаучы һәм Саклаучы дип бары 
    Яд итсеннәр, Кеше, исемеңне... 
    Сөйләп туймас әкият бу дөнья.— 
    Әкият соң начар бетсенмени?
    ...Йокла, имеш, матур төшләр күреп, 
    Кочакла да лазер, радарыңны! — 
    Зур, галактик борчу сеңгән иде
    Күзләренә иптәш Родариның...
    
    Җәза
    
    XXI гасырның Кыргый елына 
    оештырылган экспедиция җитәкчесенең 
    Вакыт машинасындагы борт 
    журналы язмаларыннан
    
    Зур һәм мәгърур кала. 
    Үзәк мәйдан. 
    Биекләргә ургый кара төтен. 
    Без юлыктык бүген зур шау-шуга: 
    Әкияткә булды бүген хөкем.
    Мәйдан уртасында — гигант учак. 
    Ташыганнар төне буе утын. 
    — Ашык, Әкият кызы! Тезлән! Җыла! 
    Бисмиллаң әйт, йә булмаса — чукын!
    ...Соң сәгатең сукты! 
    Ялган белән 
    Аздырганың өчен балачакны — 
    Син, битеңә каплап уйдырмаңны, 
    Уйдырмасыз утта яначаксың!
    Ышандырдың, һәрбер хыянәтне 
    Җиңеп чыга диеп изге сафлык. 
    Муеныңа ура ул сафлыкны — 
    Ургый-ургый бүген яначаксың!
    «Борын заманнарда...» — дигән булып, 
    Бүгенгене сөйләп юләр саттың, 
    «Әйдәгез,— дип,— 
    Тылсым илләренә!» — 
    Балаларны дәшеп син чаң кактың!
    «Канатлы ат!» — дидең. 
    Ышандырмый — 
    Хет маңгаең булсын ындыр чаклы, 
    Ат канатлы булмый — атлар була 
    Йә иярле, яки ыңгырчаклы!
    Әкият кызы! 
    Нигә кирәк булды 
    Аздырулар сиңа шуның чаклы? 
    Агач атка атландырмакчымы? — 
    Бетте! Җитте сиңа — яначаксың!
    
    Гражданнар! 
    Учак әкрен яна... 
    Кымшаныгыз инде шундый чакта! — 
    Әкиятнең калдык-постыкларын һәммәсен дә —
    Һоп-па! — шул учакка! 
    Уенчыклар белән кызыктырып, 
    Коткы салдың һаман балачакка, 
    Уйнап түгел, уйлап үссен сабый — 
    Уенчыкны — һоп-па! — сал учакка!
    Җитештерүчәнлек бик нык кимер 
    Шул гап-гади хыял аркасында — 
    Арт битенә аның — кызган тимер! — һоп-па! — 
    Шул учакның уртасына!
    Күптән баш тарттык без хыяллардан, 
    Ни пычакка ЭВМ бар чакта?! — 
    Тот ботыннан фантазияләрен — 
    Болгап томыр — һоп-па! Сал учакка!
    ...Янып бетте учак. Кисәүләрен 
    Факел итеп тотып гражданнар — 
    Җиргә хуҗа булу өчен яуга — 
    Зур сугышка бүген кузгалдылар.
    Уйга калдык: 
    Һәр сугышның башы 
    Һәр дәвердә бер үк төрле икән — 
    Әкият кызы тарих дәвамында 
    Күпме кыргый учак аша үткән!
    Тетрәндерде: бик охшарга теләп 
    Утлы факел тоткан абыйларга, 
    Кыргый сафта җанда әкиятнең 
    Көле генә калган сабый бара!
    ...Әкият яндырганда вәхшиләргә 
    Нинди рәхәт иде, җылы иде! — 
    Киләчәкнең шушы Кыргый елы 
    Чын мәгънәдә вәхшәт елы иде...
    Шомлы кара иде бу килер көн... 
    Сез... 
    Сез аннан ниләр көтәсездер? -
    Юлга чыктык... 
    Безне каршылагыз, 
    Тизрәк кисәтергә ашыгабыз 
    Бүгенгене!
    Әкиятне!
    Сезне!
    Тукай догасы
    Әкият ул — барлык халыкларның 
    Хыялыдыр — бәхет хакында: 
    «Суга төшкәч — суда батмасаңчы... 
    Янмасаңчы — кергәч ялкынга...»
    ...Әкият янган учак... көл-күмергә 
    Калдырды ул җирдә күпләрне —
    Эшафоттан — бронза пьедесталга 
    Күтәрелгән Җәлил күкләрне!
    Бар иманын көйдерергә теләп, 
    Яндырды ул җирдә күпләрне 
    Мәйданнарда түгел, тар бүлмәдә 
    Янып үлгән Тукай күкләрне.
    Сугышлымы яки солыхлымы — 
    Нинди генә чорда булмасын, 
    Шагыйрь өмете ул — һәрбер чорның 
    «Ярлыкагыл!» — дигән догасы.
    Йолу өчен безнең гөнаһларны, 
    Исән саклау өчен дөньяда —
    Хаклык дигән алла каршысында 
    Туры сүзле Тукай догада.
    ...Юк, үлемем түгел — җиңүем бу, 
    Сөюем бу! һәм мин соңгы чиктә 
    Дәшәм сезгә: — Газиз гомерләрне 
    Багышлагыз бары биеклеккә!
    ...И, Биек Таш! 
    Серле зәңгәр тауның 
    Карлы кодрәтенә чорналып без 
    Очтык бергә... 
    Юк, түбәнгә түгел — 
    Түбәсенә биек чорларның без!
    Онытмагыз ләкин — күтәрелдем 
    Җиргә сезнең күпләрегез өчен.
    Әйттем: «Килер буын хурланмасын, 
    Гади куркаклыктан үлгән, диеп, 
    Бу халыкның күтәрелү хисе!»
    «Очраклы хәл» диеп теркәмәгез 
    Актларга, рәсми язуларга. 
    ...Мәхәббәтем тау гөлләре булып 
    Мәңге алсуланыр якты карда...
    Циркта бунт
    «Мин — Арыслан — соңгы углы
    Алты Бархан ыруының —
    Алты Бархан, бер Оазис,
    Бер Зәңгәр Күк һәм бер Чишмә —
    Туу гимнын Бөек Анам
    Ярсып ырылдаган урын!
    Шул аваздан йөрәгемә кодрәт керде, куәт керде — 
    Алты Бархан, бер Оазис, 
    Бер Зәңгәр Күк һәм бер Чишмә — 
    Шул авазның куәтеннән, кодрәтеннән тетрәп торды!
    Арысланга лаек язмыш вәгъдә итте шушы тавыш — 
    Горурлыгым иде минем — 
    Бөек Теш һәм бөек Тырнак! — 
    Көтә иде мине Җирдә
    Бөек Ыргу, Бөек Чабыш!
    Минем ризык — җилдәй җилеп чапкан кайнар Җәйран иде — 
    Ә читлектә калҗа ялау 
    Лаек эшме Арысланга? 
    Кем үтерде минем кыргый, минем ярсу Бәйрәмемне?
    Адәми   зат   көлү  диеп   аңлый   минем   сыкрануны — 
    Арысланлык дәрәҗәмне 
    Никадәр мин мыскылласам — 
    Шуның кадәр алкышлыйлар мине — 
    Алты Бархан углын!
    ...Җәтмә белән чорнадылар
    иң беренче сунарда ук — 
    Сусын баса алмый калды 
    Бөек Теш һәм Бөек Тырнак! — 
    Дәһшәтле үч йөрәгемә
    кереп посты йомарланып...
    «Арт аягым берлә торам» —
    публиканың сөеклесе! — 
    Тик ялыйсы калды кулын 
    Таяк белән сукканнарның — 
    Күзгә карап шыңшый-шыңшый чүплектәге әнчек төсле! 
    Җиде төннең уртасында һаман-һаман керә төшкә — 
    Хыянәтче кулларыннан 
    Үтерелгән дастан булып — 
    Алты Бархан, бер Оазис, 
    Бер Зәңгәр күк һәм бер Чишмә...
    Вакыт җитте, и Бөек Теш!
    Сәгать сукты, Бөек Тырнак! 
    Кантамырлар сузылдылар 
    Зыңлап торган кыллар булып — 
    Мин үләргә тиеш бүген
    Бөек Сунар гимнын ырлап!
    Синнән күчкән Зур йолага
    тугры калам, Бөек Атам — 
    Мин үземнән көчсезләргә 
    Әгәр беркөн сунар чыксам — 
    Онытылсын синең Исем,
    синең Исең — Хуш Исле Кан!
    Бөек Анам! 
    Иреккә мин тугры калам — бикле үсеп!
    Әгәр сунар чыкмасам мин 
    Үземнән дә көчлеләргә — 
    Онытылсын синең Исем —
    синең Сөтең—Ярсулы Сөт!
    ...Публикага күз кыса ул —
    каршымда  ук — адәми  зат... 
    Авызыма башын тыгып, 
    Көлдерәчәк үз ишләрен! — 
    Тешләремне кысмыйча мин,
    күп чыдадым, түздем озак...
    Ул көчлерәк миннән, Атам,
    ул көчлерәк миннән, Анам — 
    Минем кыргый, минем бөек әкиятне 
    Үтерде ул — 
    Минем авыз — сәхнә иде, 
    Һәм сәхнәне хәзер ябам.
    Җиде төннәр уртасында кабат-кабат керсен төшкә 
    Мең үлемнән исән калган Әкиятләр төсе булып 
    Алты Бархан, бер Оазис. 
    Бер Зәңгәр Күк һәм бер Чишмә...
    Дәшегез!
    Арып йоклый икән әкият тә — 
    Карурманда — ботак тишегендә, 
    Каргалардан калган ояларда, 
    Аю ташлап киткән аулак өндә...
    Йоклый икән ишек-тәрәзләре 
    Такта белән кадакланган йортта, 
    Ияләшә су астында калган 
    Гаваньнарга, онытылган портка.
    Экипажы күптән һәлак булып, 
    Ятим калган космик корабларда 
    Тып-тын гына йоклый әкиятләр — 
    Галәм чоңгылында — еракларда...
    Йоклый алар кара савытында, 
    Күлмәгеңнең берәр бизәгендә; 
    Түбәсендә үткер кыяларның, 
    Альпинистның аяк эзләрендә.
    Йоклый алар кышкы эскертләрдә, 
    Морж мыегында, айсбергларда; 
    Җидегәннең көмеш чүмечендә, 
    Көймә ышыгында — төнге ярда...
    Тик әйт кенә син тылсымлы сүзне:
    «Борын-борын заманнарда...» — диеп,— 
    Мәңгелекнең тере кошлары күк 
    Күкрәгеңә кунар алар килеп!
    ...Онытылса кинәт, юкка чыкса 
    Бу тылсымлы сүзләр —
    Җир шартласа? 
    Һәм беркем дә ерак әкиятне 
    Чакырмаса, дәшеп уятмаса?!
    Чакыруны көткән елмаюлы 
    Килеш калыр бары иреннәре — 
    Очып йөрер үлгән әкиятләр 
    Шәүләләр күк — диңгез төбендәге...
    Йокы басар ерак йолдызларны,
    Биек булыр — түбән... Түбән — биек...
    Бу — мәңгелек йокы.
    Мондый йокы
    Аталадыр космик үлем диеп...
    Сак бул!
    Сак бул, Намус! 
    Кемдер әкиятнең 
    Күкрәгендә мишень күргәндә, 
    Тышау тотып, планета буйлап 
    Ак толпарны аулап йөргәндә,
    Шигырь укып куанасы малай 
    Кастет игәгәндә таманлап,
    Тере бавыр ашап — дошманныкын! — 
    Һәм бик тәмләп кенә — дусларныкын! — 
    Көч һәм дәрман алган заманда,
    Һәм еракта — ялгыз камерада 
    Сорау алган чакта яшь кыздан, 
    Көчләү өчен өйрәтелгән этне 
    Бәйдән ычкындырган бу чорда — 
    Эндәш, Намус! 
    Дөрес аңлатма бир! 
    Акылыннан шашкан гасырга!
    Сак бул, Намус! 
    Көрәшчеләр өчен 
    Сынмас куәт булып чык алга! 
    Җир — Әкият янар учак сыман... 
    Кабызырга кемнәр ут алган?
    Кастет түгел, җанда әкиятнең 
    Калдыкларын иги яшүсмер: 
    «Өмет тә бит ачтан үлә икән — 
    Без киммени синнән, Ольстер!..»
    Сак бул, Намус! Хаклык авазы бул 
    Халыклар һәм килер көн өчен — 
    Кемне саклый юкса бу цинизм, 
    Яуга чыга хаклык кем өчен?!
    Ау сезоны бара — әкиятнең 
    Аркасына пычак кем тери? 
    Тышау тотып, планета буйлап 
    Ак толпарны аулап кем йөри?
    ...Канатлы ат чаба җир буйлатып — 
    Азат җан ул — Хыял һәм Өмет!
    Һөрәгендә — үлмәс дастан — Бәхет! 
    Ул булырга тиеш мәңгелек...
    1980
    	

    Сайт управляется системой uCoz