Чытырманда былбыл сайрый...
Минем язганнарны азмы-күпме белүчеләр хәтерлидер, бәлки: «татар», «милләт», «азатлык» дигән сүзләрне мәйданнарга чыгып кычкыру түгел, үзаралый гына сөйләшкәндә дә әйтергә ярамаган көннәрдә мин «Чакырылмаган кунак — татардан да яманрак...» дигән эпиграф куеп, бер шигырь язган идем.
Күктән ак кар ишелә- Тукай керде төшемә... Мең сагыш — күзләрендә. Кар сарган йөзләрендә Җир кайгысы чишелә — Күктән ак кар ишелә. Тукай керде төшемә — Туңган, һаман өшенә. — Габдулла!—димен,—яле. Җылынып алыйк әле! ...Тик һәркем үз эшендә... Тукай керде төшемә. Мең сагыш күзләрендә... Үзәкне өзә-өзә Төштә булса да кинәт Тукай эндәшкәч, димәк, Кирәктер, бәлки, мин дә! - Мең сагыш күзләрендә... Кар сарган йөзләренә Чорлар сагышы сеңгән! Насыйп булган елларда Күмелик зур моңнарга! Мең сагыш күзләрендә- Кар сарган йөзләренә. Җир кайгысы чишелә — Булса да бу төш кенә — Бөтен изге дөньяга Канланып кар яуганда... Тәңрем, көч бир кешеңә — Җир кайгысы чишелә! Күктән ак кар ишелә — Тукай керде төшемә Сагышның үзе сыман... Оча-куна талпына Аклык иңә кешегә, Күктән ак кар ишелә... Тукай керде төшемә...