Зөлфәт cайты

Чытырманда былбыл сайрый...

Чытырманда былбыл сайрый...

Минем язганнарны азмы-күпме белүчеләр хәтерлидер, бәлки: «татар», «милләт», «азатлык» дигән сүзләрне мәйданнарга чыгып кычкыру түгел, үзаралый гына сөйләшкәндә дә әйтергә ярамаган көннәрдә мин «Чакырылмаган кунак — татардан да яманрак...» дигән эпиграф куеп, бер шигырь язган идем.

укыйбыз

БИБЛИОГРАФИЯ

БИБЛИОГРАФИЯ

Язмышлар ярында: Шигырьләр./X. Туфан кереш сүзе.— Казан: Таткит-нәшр., 1971.—78 б. 3000. Рец.: Шәфигуллин Ф. —Соц. Татарстан, 1971, 2 май.
Утлы бозлар: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1978.— 112 б. 4000. Рец: Гайнетдинов М. Кеше җаны турында.— Идел. Яшьләрнең әдәби альманахы, 1980, № 12, 91—96 б.; Янов X. Шифалы яңгыр сыман.—Казан утлары, 1978, № 9, 115—117 б.

Аның турында

Зөлфәт «Йөрәк тибеше сыман».— Татарстан яшьләре. 1983, 19 март. Шагыйрь белән әңгәмәне Г. Моратов алып барды. Гатауллйн Р. Хәрәкәттә — бәрәкәт.— Татарстан яшьләре, 1975.. 27 май. Зөлкарнәев Ф. Шагыйрьнең йөрәк көче.— Татарстан яшьләре. 1980, 9 февр. Хәмидуллин Р. Әкияткә сәяхәт. [Л. Хәйретдинованың «Мәкерле песи» операсы. Либретто авт.: Зөлфәт].— Ялкын, 1974, № 6, 16—17 б. А к м а л о в Н. «Әкиятне саклап калырга!» — Татарстан яшьләре, 1983, 11 авг. «Йөрәкләрдә — үлмәс дастан» поэмасы турында.

Әдипләр.Narod.ru

КОЯШ БАБАЙ

Зөлфәт янында оныгы Камилә утырганын болай да анлагансыздыр инде. Әтисе белән әнисе Камиләгә әллә кайчан ук әйтеп куйдылар: озакламый «Кояш бабаң»ның туган көне була, диделәр. Менә сиңа хәзер 5 яшь, аның янына бер «0» куйсаң, бабаңа шуның кадәр яшь, имеш. И-и, бигрәк кызык икән. «0»нең «юк»ка тигез икәнен Камилә белә инде! Шулай булгач, шулай булгач... алар икесе бер яшьтә түгелме соң? Танылган шагыйрь Зөлфәтнең оныгы нәни Камилә бабасының түгәрәк юбилее турында әнә шулай уйлады. Ә Зөлфәт үзе?
– Сүзне Камиләдән башлыйк әле. Сезнең дүрт балагыз бар. Димәк, бала-чага ыгы-зыгысы Сезнең өчен әллә ни тансык та түгелдер. Оныгыгыз турында ни әйтер идегез?
— Мин аның турында туктаусыз сөйләп тора алам. Үзегез беләсез инде, хатыным Фирая белән гел кыз бала турында хыялландык, бер-бер артлы малайлар алып кайттык. Азамат, Илһам. Фазыл... Аннан — Кадрия. Менә хәзер ике кыз оныгыбыз бар. Беренчесе — Камилә. Хәйләкәр дә, йомшак та, ягымлы да... Яраттыра үзен! Аны сөендерәсем генә килеп тора. Мин аңа әкиятләр сөйлим, тәм-томнар алып ашатам. Ә ул, авыр сулап: «Тәмле әйберләр ашарга Ходай Тәгалә миңа үзе кушкандыр инде»,— дигән була.
— Әти кешеләр, гадәттә, уллары тууын көтеп ала, ә кыз баласын ныграк ярата...
— Ир кеше тумыштан ук кырысрак холыклы. Ул ир баланың канына сеңгән, күрәсең. Кыз бала ягымлылыгы белән яраттыра, әтисенә тиз ияләшә. Бәлки, табигать тупаслык белән назны шулай тигезли, урталыкны табарга тырышадыр. Мәхәббәтнең башы да шунда түгелмени?
Ни өчен Камилә Сезне «Кояш бабай» дип йөртә?
— Баш түбәсендәге чәчләрем коелып, түгәрәк кенә якты пеләшем ачылганга күрә.
— Шигъриятегезнең иң йолдызлы шигърият булуын да әкиятләр тәэсире дип аңларгамы?
— Мин бит авыл малае. Мөслим районының Яңа Сәет авылында, тере йолдызлар астында туып үстем. Әле хәзер дә, бакчага гына барсам да, йолдызлы күккә карап, дөньямны онытам. Алар белән сөйләшеп булыр кебек. Аннары гомергә хәтеремдә калган бер күренеш бар: авылыбызны чыккач, урманга кадәр иркен болын сузыла. Кышкы төн. Әнә шул болынга, каткан кар өстенә тулган ай нуры төшкән. Ничектер су өстендәге ай юлына да охшаган ул. Охшамаган да төсле. Төрле-төрле төсләр белән балкып, кар юлы җемел-җемел итә. Ай үзе шундый зур, шундый зу-у-ур! Юк, мин аны бер генә шигыремдә дә бу кадәр әкияти итеп сурәтли алмадым. Шәһәр күгендә йолдызлар юк. Неон утлар яктысында югалалар алар. Шәһәр кешеләре йолдызсыз күк астында үсә, яши. үлә...
— Авылдан нигә киттегез соң? Авыл халкы гомер-гомергә крепостной крестьян булып яшәде. Авылдан читкә чыгармас өчен, ана хәтта паспорт та бирмәделәр. Ләкин ул үз җирендә дә үзенчә яши алмады. Мәсәлән, мин мәктәптә укыган елларда, Хрущев указы белән шәхси бакчаларны кистеләр. Янәсе, колхозчы күбрәк көч куеп колхозда эшләячәк. Ә ул киселгән җирләр бәрәңге бакчалары артлап сузылган печәнлекләр, шомырт, миләш, балан бакчалары иде. Киртәләрне алгач, бетте ул болынлык, агачлыклар. Авыл шәрәләнеп калды... Крепостнойлыктан котылуның бердәнбер чарасы — укырга керү иде. Һәм мин, имтиханнарымны «биш»кә генә тапшырып, университетка кердем.
— Әйе, тормыш юллары катлаулы. Шулай да Сезнең кебек нечкә хисле, романтик шагыйрьнең сатирик журнал «Чаян»да эшләве беркадәр сәеррәк... Заманында «Яшь ленинчы» (« Сабантуй») да эшләгәнегезне кабул итеп була әле.
— Шагыйрь Салих Батталның шушындый бер күренешкә карата дүрт кенә юллык шигыре бар иде. Яттан хәтерләмим, эчтәлеге болай: «Мин «Чаян» журналыннан әллә ни кызык тапмыйм. Әмма анда Фатих Хөсни эшләвеннән рәхәтләнеп көләм».
Чыннан да, сатирик, юморист булу һәм балалар өчен язу — һәркемнең кулыннан килердәй эш түгел. Мин дә боларны булдыра алмыйм. Әмма шундый әсәрләр язарга башкаларны котырта алам. «Чаян»ча тоемлап, безгә кергән әсәрләрне редакцияли алам.
— Сүзебезне Камиләдән башлаган идек. Аның белән төгәллик тә инде. «Кояш бабасы» оныгын киләчәктә кем итеп күрергә тели?
— «Юраган юш килә»,—диләр безнең халыкта. Шуңа күрә юрамыйм. Юраганым юш килеп, аның язмышын бозып ташлармын дип куркам. Ләүхелмәхфүзендә ни язылса, шул булыр...
Әңгәмәдәш — Фәйрүзә МӨСЛИМОВА.

Зөлфәт янында оныгы Камилә утырганын болай да анлагансыздыр инде.
Рөстәм МӨХӘММӘТҖАНОВ фотосы.

Сайт управляется системой uCoz