Зөлфәт cайты

Чытырманда былбыл сайрый...

Чытырманда былбыл сайрый...

Минем язганнарны азмы-күпме белүчеләр хәтерлидер, бәлки: «татар», «милләт», «азатлык» дигән сүзләрне мәйданнарга чыгып кычкыру түгел, үзаралый гына сөйләшкәндә дә әйтергә ярамаган көннәрдә мин «Чакырылмаган кунак — татардан да яманрак...» дигән эпиграф куеп, бер шигырь язган идем.

укыйбыз

БИБЛИОГРАФИЯ

БИБЛИОГРАФИЯ

Язмышлар ярында: Шигырьләр./X. Туфан кереш сүзе.— Казан: Таткит-нәшр., 1971.—78 б. 3000. Рец.: Шәфигуллин Ф. —Соц. Татарстан, 1971, 2 май.
Утлы бозлар: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1978.— 112 б. 4000. Рец: Гайнетдинов М. Кеше җаны турында.— Идел. Яшьләрнең әдәби альманахы, 1980, № 12, 91—96 б.; Янов X. Шифалы яңгыр сыман.—Казан утлары, 1978, № 9, 115—117 б.

Аның турында

Зөлфәт «Йөрәк тибеше сыман».— Татарстан яшьләре. 1983, 19 март. Шагыйрь белән әңгәмәне Г. Моратов алып барды. Гатауллйн Р. Хәрәкәттә — бәрәкәт.— Татарстан яшьләре, 1975.. 27 май. Зөлкарнәев Ф. Шагыйрьнең йөрәк көче.— Татарстан яшьләре. 1980, 9 февр. Хәмидуллин Р. Әкияткә сәяхәт. [Л. Хәйретдинованың «Мәкерле песи» операсы. Либретто авт.: Зөлфәт].— Ялкын, 1974, № 6, 16—17 б. А к м а л о в Н. «Әкиятне саклап калырга!» — Татарстан яшьләре, 1983, 11 авг. «Йөрәкләрдә — үлмәс дастан» поэмасы турында.

Әдипләр.Narod.ru

Ике урман арасы

ЗӨЛФӘТКӘ илле яшь тулуга ышанасы килми: карасана, гомер нинди ага, бодрә чәчләрне дә агарта... “Егет үзе картаймаса — дөнья картайта икән” дип җырлыйлар бит әле. Зөлфәт — илледә булса, димәк, мин инде “җилле”дә: мин аңардан 6 яшькә олканрәк абый-агай булам лабаса! Алдымда – Зөлфәтнең унҗиде яшьтә төшкән, гаҗәеп чибәр Бальзак герое яшь Люсьен кебек чагы! Мин аны нәкъ шулай дип атый идем Үрәзмәттә – Мөслим районының шигъри бер авылында укыткан елда! Ул романның “Ике шагыйрь” дигән беренче китабындагыча, зур хыяллар белән башкалага омтылу, зур әдәбият дөньясы, танылу уйлары белән янып яшәү истәлеге итеп, минем “бншмәт”не икәү ябынып-киеп, сурәткә дә төштек. Яки – икенче рәсем: Зөлфәт – Долфәт иде, аның беренче мәхәббәте Гөлнәзирә атлы кыз, ул кызның дусты Дамирә һәм мин 1965 елның язында төшкәнбез. Күңелләр шат, хыял ташыган чак, ә авызлар ерык... Ә Гөлнәзирә – моңсу. Ул менә-менә үзенең яраткан җырын сузар кебек:
Ике урман арасы,
Йөри болан баласы...
Әйе, бу ике урман арасын – Гөлнәзирә яшәгән Мәсъгот һәм Зөлфәтнең туган авылы Сәет арасын, урман-болыннарын без дә белә идек, бу киңлекләр – шигъри чиксезлекләр омтылдыра иде безне. Зөлфәтнең ул урман-кырларга багышланган шигырьләре аз булмады... Беренче шигырьләр, район газетасында басылган зур шәлкемнәр Зөлфәт тумышы белән шагыйрь иде: төс-кыяфәт, буй-сын да, сүзнең чын мәгънәсендә тәмен-көчен тоеп, сурәтләү-фикерләү сәләте дә Ходайдан бирелгәндәй, ачык, бәхәссез иде. Гомумән, мин куанып, кочаклап кабул иткән бу галантны Хәсән Туфан, Сибгат Хәким кебек аксакаллар, Илдар Юзеевп кебек яшьләр белән эшләүче, “Казан утлары”ннан – Нури Арслан, Әхсән Баян кебек шагыйрьләр дәррәү күреп, күтәреп алдылар һәм... утыз икс ел инде Зөлфәт шул күтәрелүеннән соң “төшкәне” юк, һаман биеклектә — чын шагыйрьләр биеклегендә ул! Дусты Мөдәррис Әгъләм белән бергә, Зөлфәт безнең бай, искиткеч кызыклы, күптөрле талантлары белән үсә килгән шигыребездә үзенә генә хас бер урын тота.
Аннан соң инде – нәкъ үзенчә бай, үзенчәлекле җан дөньяңны булдыру һәм сүз аша шуны күрсәтү, ана ышандыра, яраттыра белү сәләте. Әйе, ике дөнья бу – “ике урман арасы”...
Зөлфәткә багышланган берничә шигырем бар. Ул да, үзе әйткәнчә, миңа – укытучысына – “хәлфә”сенә “Юл өзеге” исемле шигырен багышлады. Гәрчә мин үземне аның шигырендәге укытучысы дип санамыйм, ә, бәлки, аңа бераз дәрес-сабак укыткан шигырьдәше, замандашы, дусты булуыма горурмын – бусы да бик кадерле миңа! 70 елларда мин әлеге “Ике урман арасы”и җырлаучыны искә төшереп, бер шигырь яздым. Анда, бу җыр турында:
Иясенә илтер идек.
Ник мәңгелек арасы?
...Ә мәхәббәт баласына
Барасы да барасы... –
дигән юллар бар. Биредә мин бу җырны чыгарган билгесез кешене истә Тоткан идем: ара – чиксезлектә, билгесез мәңгелектә, дип... Зөлфәт үзенең калын сайланмасын – “Шигырь китапханәсе” сериясендә чыккан зур, бик матур вакыйга булып кабул ителгән китабын “Ике урман арасы” дип атады. Долфәтне – Зөлфәткә алыштырган мин идем, китабының исемен дә мин куштым – тагып бер сөенечем...
Шигырьләр, җырлар (“Һаман яратам”, “Көзнең авырлыгы алмада”, “Чатырлар” һ. б.), күпсанлы поэмалар, атаклы балладалар... Ә Шекспир, Шиллердан, Лопе де Вегадан искиткеч матур тәрҗемәләре, “Тәүфыйклы песи” исемле балалар өчен беренче опера (Луиза Хәйретдинова музыкасы) либреттосын язуы; курчак театры өчен – нәниләргә гаҗәеп матур, шигъри пьесалары? Төрле редакцияләрдә (“Яшь ленинчы”да озак эшләде ул!) игелекле хезмәте, күп мәкаләләре, чыгышлары да Зөлфәтне күпьяклы, бай шәхес итеп танытыр иде.
Гомумән, кызыклы, дуслары күп булган, гаиләсендә дә яхшы ата, ир булган кеше ул шагыйрь Зөлфәт... Хатыны – шигъри нечкә җанлы Фирая ханым да аның турында сәгатьләр буе сөйләп ялыкмый, ул аңа аллага табынгандай инанып яши, рәхмәт аңа! Ул, шулай ук, Зөлфәтнең беренче яратканы – Гөлнәзирәнең быел кинәттән вафат булуын, Зөлфәтнең бу югалтуга карата тетрәткеч тәэсирле шигырьләр бәйләме язганын да белә, кайгысын уртаклашу көченә дә ия.
Шагыйрь бар дөньяга ишеттереп әйткән иде:
“һаман яратам... Һаман яратам!”
Шушы шагыйрьгә бүген 50 яшь. Ә шигърияте – мәңге үзгәрмәс яшьтә, Илдар Юзи әйткәнчә, “сандугачлар яшендә”!
Рәдиф Гаташ.

Сайт управляется системой uCoz