Чытырманда былбыл сайрый...
.
Мәхәббәт дигән әсәрем дә шул чорларда, кем әйтмешли, яшьлегем таңында язылган иде. Нәрсә турында иде ул? Болай тыштан гына карасаң, аюга каршы бермә-бур чыга алырлык, аны пычак белән егардай гайрәтле бер ирнең, җавапсыз мәхәббәттән тилмереп, чиксез газапларын хәтта аракы белән дә баса алмыйча изалануы хакында иде ул баллада. Тукта! Шушы хакта гына микән? Ни өчен алай булгач ул, безнең аңыбызда калыпланып беткән гыйбарә белән әйтсәк, тормышта үз урынын таба алмаган бер «сәрхүш» турындагы әсәр — «югары коммунистик идеаллар чәчәк аткан» бер чорда мәшһүр сүз остасы Айрат ага Арслановның репертуарыннан озак еллар төшмичә яшәп килде һәм, берүк мине тыйнаксызлыкта гаепли күрмәгез, тыңлаучылар аны йотылып тыңлады. (Хәер, чорның бер сыйфаты буларак, әйтеп китмичә булмас — аракыга каршы көрәш башлангач, Айрат ага ул шигырьне укудан туктап торды). Хәтерлим, шагыйрь Нәби ага Дәүли еллык шигърият хакындагы докладында, шушы шигыремне дә күз алдында тотып, «Зөлфәт чордашларның портретларыннан галерея төзи», — дигән иде. Җәмәгать, нигә соң әле мин болар хакында сөйләп торам.
Үземнең хатирәләремне яңарту өчен генәме? Амбицияме? Яки, мин моңа бүген мохтаҗмы? Юк, һич тә алай түгел, заман гаме мине, гомумән, шигырь хакындагы уйлануларымны үзенә күрә бер тәртипкә салырга этәрде, моңарчы чыгарга юл таба алмыйча күңелемдә сулкылдап бәргәләнгән, борчыларымны кычкырып әйтергә мөмкинлек бирде, хәтта мәҗбүр итте бугай.
Әйтеп карыйм әле... Һәр асыл шигырьнең үз тарихы бар.
Күңел тарихыннан мәхрүм шагыйрь — географиядән, тарихтан мәхрүм дәүләт ул. Чикләре, флора-фаунасы, атмосферасы, яъни сулар сулышы да булмаган дәүләт... Аның өстеннән вакыт җиле исми. Ул — тумышыннан үле. Андый дәүләт булмый, була да алмый...
Әмма нихәл итәсең, әнә шундый күңел тарихыннан мәхрүм шигъриятне хәтерләткән тезмәләр бихисап. Шигырь — тормыш юлы. Анкеталарда, автобиографияләрдә күпме телисең, шулкадәр алдашып була. Чын шагыйрь исә, бик теләсә дә, бүтәннәрне, аерата үзен алдый алмый. Алдарлык хәйләсе бар икән, ул — бөек мистификатор, ягъни шигърият дәрәҗәсенә менеп, шундый ук шигырьләргә охшаш итеп яза белүче шома талант иясе. Һәр шигырьнең асылы — ихласлык. Дөрес аваз, дөрес моң.
Бездә ике төрле саташу бар. Берсе — шигыр төче сүзләрнең купшырак, катырак яңгыравында дип ышану. Икенчесе — шигырь көче — сүзләрнең мөмкин булган кадәр мескенрәк яңгыравында, елаттыруында дип уйлау.
Ә учакның, утның күзенә кереп караганың бармы? Үзең казып тапкан чишмә төбендәге тибрәнеп торган якты, салкын керфекләргә ирен тидереп карадыңмы? Йолызларның тын хәрәкәтеннән башың әйләнеп киткән чакларың бармы? Иртәнге чык бөртегеннән сиңа сөйгән ярың томырылып карамадымы?
Әгәр чыннан да мин әйткәннәр синең холкыңда да бар икән, укы, дустым, шигыреңне! Яшереп торма! Синең шигырь язганыңны мин барыбер беләм. Яшереп кенә язсаң да, безнең уртак сүзебез бар. Кайчак шулай да була: киләләр дә бәгырьгә үтәрдәй иттереп текәлеп, тирән мәгънәле иттереп карап торалар... Һәм, куеннарыннан алтын тулы янчык чыгаргандай, болай дилә: — Шәп шигырьлек тема бирәм мин сиңа! Яз! Гонорары уртак булыр!
— И туганкай! — дип көрсенәм мин андый чакларда. — Үз темаларымны язып бетерер өчен дә Ходайдан ун гомер сорар идем. Кодрәтем генә җитми.
Теге исә ышанмый.
Ә күңелдә әрнү кала — адәм баласы үз гомере буена әйтергә теләп тә әйтә алмыйча интеккәч, миңа — шагыйрь кешегә мөрәҗәгать итте ләбаса! Югыйсә, без җиһанга әнә шул сүзләрне — күңел авазларын ирештерер өчен яралганбыздыр бит... Язмышсыз шигърият юк, диләр. Алай гына микән? Татарның бөеге Габделҗаббар Кандалый феноменын кая куярсыз? Аның тормыш юлын галимнәр дә якынча гына белә. Ә шигырьләреннән мин аның һәр сулышын тоям. Демократ мулла. Эчендәге тышында булган кайнар, азат рухлы шәхес. «Хәйямлыгы» ташып тора. Шәхси бәхет, әлбәттә, юк. Соңгы хатыны шагыйрьнең үзеннән калган шигырьләрен уңга-сулга таратып, исраф итеп бетергән. Шигырь зәхмәтеннән вафат булган бу кешенең язмышын аңлатырдай сүзләр бармы? Нинди зәхмәт соң ул — шигырь? Әйтеп карыйммы?
Шигырь ул, миңа калса, ургылып болганган җиһан өермәсеннән капшап табып алынып, камил тәртипкә салынган, һични какшатмас ритмга салынган, бердәнбер аһәңгә буйсындырылган мәҗүси кайнар сүзләр яңгырашы.
Хәер, һәр шагыйрь моны үзенчә аңлата алыр иде. Асыл шигырьне хасыйл иткән һәр хәреф табынуга лаек. Адәм баласы яшәеше таңында үк күсәк белән таш ватарга өйрәнеп алган. Әмма шул вәхшиләр арасында таңның сызылып атуына шаккатып, таң калып карап торучы, көтүдәшләренә шул гүзәллекне аңлатырга маташучы да булган ләбаса! Нәкъ менә шул адәм — кешелекнең беренче шагыйредер... Нинди булды икән соң алар — иң беренче сүз, иң беренче көй, иң беренче сурәт, иң беренче акыл? Валлаһи дип әйтәм, шуларны бер ишетү, күрү, тою өчен генә дә җанымны Иблискә сатар идем.
Әмма бу Бөек Серне аңлатырга адәм баласының көче җитми. Авторлыкны без шартлы исем белән билгеләгәнбез — Аллаһы Тәгалә. Шул Аллаһ каршында иман китергән кебек шигырь китерик, иман шартын гына түгел, шигырь шартын да белик, дөньядан имансыз китүдән курыккан кебек, шигырьсез китүдән дә куркыйк! Яман кеше хакында: «Имансыз!» дип түгел, «Шигырьсез!» дип хөкем чыгарырга кирәктер... Бер караганда көлке кебек тоелса да, бу хакта уйлап карау беребезгә дә зфян итмәс. Аллаһы Тәгалә төгәл һәм мәңгелек ритмга күнгән хаос түгел микән? Җиһанның йөрәге нәкъ менә шул туктаусыз тибеп, сулкылдап торган Хаос микән соң әллә? Күрче бу ахмакны — шигырьнең ни икәнен аңлатырга маташам түгелме соң?
Дөньяда моннан да мәгънәсезрәк эш юктыр. Ә шулай да, кеше нигә сүзләрне көйгә салды соң? Гади генә иттереп: «Мә!» «Бир!» — дип әйтү җитмәгәнмениң! Табигать адәм баласына авазларның һәм төсләрнең камилрәк мөмкинлегенә дә юл куйган. Халык һәрвакыт камил сүзгә омтыла. Коймалардагы оятсыз язулар, сурәтләр, такмаклар — шушы омтылышның югалуы нәтиҗәсе. Димә, бу тарафта Ходайга кулай сүзне, төсне, авазны ирештерердәй кешеләр калмаган. Яки аларны ишетергә теләмиләр. Колакларыбызны Иблис тамалаган.
Кызык бер фикер бар: дөньяның чын кешеләре — даһилар, калганнары — чын кеше түгел. Түгелдер... Асыл шигърияттән йөз чөергән җәмгыятьтә генә җинаятьчеләр күбәя, гарипләр арта. Былбылның тамагы нинди өлешләрдән тора? Аның сулыш этәрә торган диафрагмасы кайда? Әллә кайларга ишетелә торган саф тавышны барлыкка китерүче ярылары, нерв җепселләре кайда аның? Белмим һәм белергә дә теләмим. Су буендагы иртәнге тал төбенә ят та тыңла... Артыгы кирәк түгел. Аптыгын белсәм, гап-гади биологик конструкция булыр идем. Әгәр дә мәгәр, шигырьнең кайчанрак языласын чамаласам, беркая да чыкмыйча, өйдә генә утырыр идем. Ә шигырьне ничек язарга икәнен дә белсәм, Тукайның үзен өнсез итәрдәй шигырьләрне том-том итеп язып ташлар идем. Андый серләрне белмим һәм мин шуның белән бәхетле дә.
Табигать үзе беркем дә кермәслек иттереп бикләп куйган афәтле зонага — авазлар болганышына, тәвәккәлләп, мин япа-ялгызым барып керәм. Сүз белән күзгә-күз калам. Якалашам. Якалашам. Маңгайга-маңгай киләм. Ниһаять мин аны буйсындырам, Хаостан алып чыгам, үзем генә белгән көйгә сеңдерәм. Гомерлек дошманым булган кодрәтлә сүзне үземнең гомерлек дустым итәм. Иң яратмаган сорауларым: «Ничек шигырь языла? Иң яраткан шигырегез кайсысы? Бу шигырь ни хакында» Бәй, алай булгач, аңлатыгыз миңа: таң ничек сызыла? Иң яраткан таңыгыз кайсысы? Таң ни хакында?
Ихлас сүз шыпырт кына, күзгү карап кына әйтелә. Мәхәббәт хакында мәйданнарга чыгып кычкырмыйлар. Гади сүз кайчан шигырьгә әверелә? Моны миңа бергәләп көтү көткән бабай бик гади генә иттереп аңлатты.— Пәке-пычак та тидермә! Кулың белән дә кагылма! Әмма шушы чыбыркы сабын кыскарт! — диде ул. Уйлый-уйлый тәмам диванага әверелә яздым бит, әй! Кызганды булса кирәк, бабай кеткелдәп көлеп куйды да:
— Сере бик гади аның, олан,— диде.— Киресен түгел, киредән уйларга өйрән... һәм ул үзенең озын чыбыркы сабын минем кыскарак чыбыркы сабы янына куйды да:
— Йә, кыскардымы? — диде.
Ә без һаман сап кыскартабыз, дип, гел каерылып балта чабабыз.
Мактана килдек: «Татар поэзиясе — солдат поэзиясе! Безнен поэзия — көрәшчеләр поэзиясе! Көрәшчеләр кирәк!» ? Татар борынгыдан килгән каргышлы язмышы хакында эченнән сызып, болай дип сыкранган:
Карадагынай урман... Караңгы төн... Яхшы атлар кирәк лә үтәргә... Заманалар авыр... Юллар ябык! — Дус-иш кирәк дөнья көтәргә...
Колонизатор ыштыр урынына салып таптаган халык язмышы хакында язылырга тиешле меңәр томнарга тора бу дәрт юл. Татар язмышын аңлатыр өчен бүтән сүзләр эзлисе юк. Татар поэзиясе — каргышлы язмыш поэзиясе. Калганы — ялган.
«Юллар ябык!» — безнең язмыш тамгасы әнә шул. Моны беренче тапкыр кем, кайда җырлады икән? Тукмалган халык шушы җырга тотына-тотына бүгенгесенә килеп егылган. Бу җырны оныткан яшьләребез нәрсәгә тотыныр? Башаклы тагаракка баш тыгып мыркылдаудан туктап, йолдызларга күз салган һәр дуңгыз — шагыйрь. Көрәшкә чакыру — вәхшилек. Көрәш — талау, үтерү, көчләү, җимерү, мыскыллау — рәнҗетү. Көрәш — кыргыйлык гамәле. Аның максаты — җиңү. Җиңү — җирәнгеч тантана. Асыл шигырь догага тәңгәл. Аның башка тәһарәтсез сүзләрдән аермасы әнә шунда. Асыл сүзләр шагыйрь теленә эләгүне көтеп тилмерә. Дөньяны аңларга түгел, аңлатырга маташу — шагыйрьнең һәлакәте.
Дан-алкыш өчен шигырь язу — гөнаһ. Үз шагыйрьләрен акча өчен шигырь язарга мәҗбүр иткән җәмгыять икеләтә гөнаһлы. Чөнки ул Ходай үзенең яраткан бәндәсенә генә биргән сирәк бүләкне — Талантны үзенең шәхси мәнфәгатьләренә файдалана. Ходай сүзен ялварып түгел, сатып ала. Минем шигырьне укыгач, кыз белән егет үбешә икән, яшәвемнең мәгьнәсе бар, димәк. Минем шигырьне укыганнан соң кемдер бүтәнне суя икән, мин — тәмуг кисәве. Уйлана торгач, сүзләр шигырьгә әверелә башлады.
Куыра илне кайнар җил Дулап, гүләп, калкынып... Чыгам уттан ышыкларга. Мин — караңгы бер болыт. Үтәр дә китәр эссе җил... Каргарсыз күккә карап: — Ияләнде генә бит бу! – Китмәсә, эшләр харап... Ә мин йөрим... Тамчы җыям Ишелеп явар өчен — Соңгы дым көткән иренгә Өзелеп тамар өчен! Йөримен баш очыгызда Ачылмас бер сер булып — Аллаһ түгел,— Рәсүл түгел — Мин — караңгы бер болыт... («Караңгы болыт»).
Һәм әле генә әйткәннәремне сызып ташлап, күз алдыма даһи Кол Гали язмышы килеп баса.
...Мин борынгы иреннәрне үбәм. Яшәешем! Тамырларың тирән! — Кан тибешем кайнар дулкын булып Күтәрелә мәңгелек туң җирдән. Катламнарга тирән төшкән саен, Тирәнлектән күккә тия түбәм. Алла үзе яшәр биеклектән Җиркәемнең тирән җанын үбәм. Таң сулкылдый ерак тамырларда. Киенгәнем — көбәм. Күгем — түбәм. ...Соңгы яу алдыннан кылыч кайрыйм Һәм борынгы иреннәрне үбәм...
Хәзерге замана исә шагыйрьгә кылыч тоттырган, аның, якты хыяллардан балкып торган башын Моабитта чапкан, Колымада череткән. Ә, югыйсә, борынгы бер бөек хан хакында шундый бер игелекле вакыйга сакланып калган. Янәсе, орышка керер алдыннан ул мондый фәрман бирә торган булган:
— Шагыйрьләрне һәм ишәкләрне уртада калдырыгыз! Алар сугыштан соң кирәк булачак!
Моның киресе: гарепнең бөек яугирләренең берсе орыш алдыннан мондый фәрман бирә торган булган:
— Бу кайнар канлы, хыялый егетләрне — шагыйрьләрне яуга алдан кертегез! Бүтән солдатларны рухландырсыннар!
Яшьлегемдә, Муса Җәлил хакында уйланып, болай дип язган идем:
...Сугыша белгән былбыл ул һәм җырлый белгән бөркет...
Былбылын сугыш бөркете урынына яуга чыгарга мәҗбүр иткән илнең, халыкның гөнаһларын кем күтәрер?
Әдәбиятыбызның канын корыткан бер яман төшенчә әле дә хакимияткә ирешеп алганнары өчен генә «популяр» язучы булып кәеф-сафа корган абзыкайларны яклый. Ул төшенчә — «халыкчанлык». Халыкның ул вәкиле — алып-сатып баеган, акчадан бетләгән бер татар театрга килгәч нишләгән диң Ул киерелеп утыруга ук пәрдә ачылмагач, әлеге «халык вәкиле» мыжгый башлаган:
— Машнасагыз машнагыз... Машнамасагыз, нәфләвәйт, кайтам да китәм! Ә тамаша башлангач, буфеттан «кәгеп» кергән дә бу:
— Көләсем килә! Артистлар! Төшегез монда! Кытыклагыз мине! — дип бөтен театрга кычкырып утыра икән.
Йә, халыкчан булыйм дип, шушы убырның корсагын кытыклау өчен языйммыни инде? Ничә еллар буена сәнгатебезне шул «Прокруст ятагы»на салып, тере тәнен-җанын кыйдык. Зур сәнгатькә лаек булсын өчен халык үзе «Халык» дәрәҗәсен? күтәрелсен! Сибгат ага Хәкимнең бер сүзе истә калган: «Җырның җыр булуы өчен өчәүнең — шагыйрь, композитор, җырчының бер-берсенә бик нык туры килүе кирәк». Җир, су, күк берлеге түгелме соң бу? Шигырьнең йолдызлы күк булуы мәҗбүри түгел, бакалы сазлык булса да бик шөкер — тере генә була күрсен! Миңа күп чыгышлар ясарга туры килде. Беренче «тамаша» әле дә күз алдында тора. Чыгыш ясыйсы шагыйрьләр китапларын, куен дәфтәрләрен актара-актара «үтемлерәк» шигырьләр эзлиләр: «Бу залда бусы үтә, бу клубка монысы да ярый... Кирәкми — затлылар өчен! Аңламаячаклар!» Җырчылар исә халыкны елатып кул чаптырырдайларын — «Әнкәем, бәгърем» темасы тирәсеннән актарырга тотыналар. Шулай булгач, зәүкыбызның түбән тәгәрәвенә кем гаепле?
Бүгенге татарның фикер сөреше митингтагы мегафон дәрәҗәсенә төшкән икән — моның өчен кем җавап бирергә тиеш?
Белмим, әмма бүгенге шигърият, ниһаять, үз биеклегеннән карап яңгырый башларга тиеш. Иелеп тә, тезләнеп тә түгел! Ишетмисең, аңламыйсың икән, тагарактан башыңны күтәреп, өскәрәк кара! Симез муеның баш күтәрергә ирек бирми икән — моңа син үзең генә гаепле, туганкай! Сандугачны? бәхете — сайрауда. Аның һәлакәте дә сайрауда — сандугач йөрәген кыздырып ашауны Рим императорлары шөһрәт, байлык, муллык билгесе итеп санаган. Ә безнең халык кушъйөрәк булмыйча торып, киләчәккә исән-имин барып җитә алмас. Бер йөрәк — батыр йөрәге, икенче йөрәк — сандугач йөрәге. Ә керпенең бәхете — аулакта. Чикләвек куагы төбендәге тыныч өйдә. Бәләкәй чакларымда мин коеп яңгыр яуганда зур әрекмән яфрагы астына кереп, тыгыз, яшел яфракка шаң-шоң килеп тамчы шоңгырдаганын тыңларга хыялландым.
Ышанам — үзен артык һавалы тойган шагыйрьләр иртән Кояш тәртә буе күтәрелгән арада чирәмнең көчәнә-көчәнә шытуын ишетмидер дә. Чөнки аларның колак шәрифе артык югары. Шигырь — болытның, Кояшның, туфракның кушылмасы — гап-гади чирәм. Шул чирәмгә куе чык төшкәндә тәпиләрең ап-ак булып агарганчы, саф, салкын, балкып торган чыкларны чәчрәтә-чәчрәтә йөгер дә йөгер! Һәм шуның рәхәтен сүзләр белән генә бүтәннәргә сөйләп бир. Ул салкын чык бүтәннәрнең дә табанын кыздырсын.
Мөслим ягы кешеләренең авыз тутырып, тәмләп сөйли белүенә гаҗәпләнәләр. Йомшак, назлы, сак тел... Мөслим кешесе хәтта үзенең сүгенүен дә адәм башына килмәстәй лирикага, шигърияткә төрә белә. Нишлисең бит, һич тә сүгенмәсләр иде — заманасы шуна лаек. Сүгенәсең икән, телең дә пакь калсын, кешене дә үтереп ташлама, әйтәсеңне дә чумдырып әйт. Шуңа охшашрак хәлгә Польшада тап булдым. Поляклар урамда үзләренчә сөйләшеп бара-бара да, ачуы чыккач, нәкъ безгә таныш «..ать! Матька күчә. Нишләп шулай? Һәркем үз телен шакшыдан сакларга тырышадыр инде, күрәсең...
Бары тик үз телен генә иң өстен, иң бөек итеп расларга тырышкан һәр халыкның язмышы аяныч. Бөек әсәрләр иҗат итәргә сәләтле тел генә Бөек. Кешелекнең иң зур даһие, иң бөек тел белгече беренче тапкыр айга караган да, соклануыннан «Ай!» дип шаккатып калган. Бүгенгегә кадәр «ай» дибез... Дөньялыкның адәм баласы күрә башлаган һәр нәрсәсенә исем биргән кеше, әлбәттә, шагыйрь булган. Шагыйрьлек булмаса, яратышу, өйләнешү, гаилә кору, үрчү дә булмас иде. Шигырь — яралу, туу.
Бер әкәмәтне искә төшерим әле. Сүрия, Ливан якларына сәяхәт өчен группа туплыйлар. Барасым килде. Җибәрмәячәкләрен сизеп торам. КГБ һәм райком комиссиясенә киттем. Алар минем беренче саф, садә китабымны актаргалап, шаккатып утыргандай кыландылар.
— Ай-яй-яй! Кереш сүзне Хәсән Туфан үзе язган бит, әй!
(Хәсән Туфанны телгә алулары мине сагайтырга тиеш иде югыйсә. Юк, яшьлекнең колагы сак түгел...) Тора-бара болай диделәр:
— Маяковский үз шигырьләре белән СССРны төзергә булышкан. Евтушенко Братск ГЭСын төзеште!
Ә кайда синең андый поэмаларың?
Кемнәр белән сөйләшкәнемне чамаламастан, болай дип җавап бирдем:
– КамАЗ төзергә килгән егет белән кызны гашыйк итә икән, мин дүрт юллык шигыремнән дә канәгать булачакмын. Димәк, мин дә гигантны төзештем!.. Юләрлек!
Шуның белән мин үзем өчен чит илләргә чыга торган капкаларны йозаклап куйдым. Ачмаслык итеп. «Теге елларда тукмалдым, алтын елларымны яндырдылар!» дип сыкрануым түгел бу. Саф әдәбиятның юлын хәзер базар дигән монстр тагын да ныграк томалап куйды.
Исегездә булса, Франция президенты Франсуа Миттеран белән безнең Горбачевның кызык кына әңгәмәсен телевидениедән күрсәткәннәр иде. Кызганыч, юньләп тыңламаганбыз. Горбачев ифрат горурланып болай диде:
- Без базар мөнәсәбәтләренә юл тоттык! Миттеран тыйнак кына әйтеп куйды:
— Ә без планлы хуҗалык турында хыялланабыз... Базар экономикасын маяк иткән бөек илләр кешелеккә лаек сәнгать бирә алмады. Сатлык сүзләрдән шигырь түзеп булмый.
Әмма безнең әдәбиятны да хезмәтче булырга өйрәтеп өлгерделәр. Хезмәчегә хуҗа кирәк. Ә канатлы атка — Дөлдөлгә — хуҗа табылу белән үк ул аның канатларын сындырып ташлап, камыт кидерәчәк, сыртына ыңгырчак салачак. Тал коры далада үрчеми. Мәңгелек комлыкта чикләвек куагы үсми.
Империя үзе кадәр үк зур әдәбият бирә алмый. Бер чикләвек куагында күп дигәндә егермелүп сабак үсә. Артканы — яңа куакка аерыла. Артык ишәйгән куакта чикләвек булмый. Милләтләр — әнкәбез Табигатьнең төрле агачлары, аерым куаклары. Моны бернинди Мичурин да үзгәртә алмый. Сак усак лепердәп утыра. Юкә — гашыйклар сыман назлы иттереп, шыпырт кына сөйләшә. Имән тарихның үзе сыман тирәннән — җир күкрәгеннән гүли. Кылганнар дулый-дулый офык аръягына ашкына.
Язган шигырьләребезне, рәсемнәребезне, җыр-биюләребезне генә алып карагыз. Кавказ халкы кайнар кыя ташына басып, табаны пешеп өтәләнгәндәй, очына-очына бии. Башкорт офыкның аръягына чыгардай булып ашкына. Мари үзенең карурманында мүк җиләге җыйган шикелле тыпырдый. Ә татар биюендә бөек җиңүче каршындагы куркаклык бар. Кыяр-кыймас, очар-очмас, тояр-тоймас бию.
Иманым камил — азат Болгар халкы болай биемәгәндер! Ә бүгенге биюләребезне караганда сыкранам — коллык биюләре...
Хәер, шул ук «Карурман»дагы шикелле яшерен сыкрану авазы түгел микән соң бу? Иҗат кешеләре азат булган халык кына чын мәгьнәсендә азат була ала шул.«Тирән» фикерләр кәп булыр, азат фикер кирәк.
Кайчан җырлыйсы килә? Әлбәттә, язын тау түбәсенә менеп, калкынып-яшәреп килгән дөньяга күз салгач! Ходайның үзенә якынаю галәмәте мәллә бу? Төшкән саен сүз дә түбәнәя... Безнең халык җырларына геологик тирәнлек тә хас. «Шахтер җыры», ни галәмәттер, бүтән бер генә халыкта да юк бугай. Татар зимагурлары язмышы... Алар җырларындагы иронияне, әче юморны, рәнҗеш-сагышны нинди генә әсәрләрдән табып булыр иде икән? Шәриф Камалда булса гына инде...
Татар шигыренең язмышы әнә шул тирән шахта төпләренә үк төшеп тамырланган. Мәскәүдә минем белән бергә укыган рус прозаигы Плетнев — гомерлек шахтер — болай дип уфтанды:
— Зульфат, браток! Без анда — җир астында — сукыр тычкан кебек казынган арада сыртларыбызга әллә кемнәр менеп атланган лабаса! Забойда минем татар белән рустан башканы күргәнем юк!
Менә сиңа «Шахтер көе», зимагурлык, «Карурман»...
Тук илләрнең тук шигъриятенә иярү безгә төс түгел.
Ач булып кыланган тук хәле безгә анлашылмас.
Дөньяда Пушкинның «Евгение», Тукайның «Бәрәңге көе» бар.
Чын шигырь кикерүдән түгел, «Уф, Алла!»дан башлана. Ул — ачы язмыш. Туган төбәгенең бөекләр исеменә кагылышлы булуы һәркемнең дә күңеленә хуш килә. Гәрчә узып кына киткән булса да, «Бу юлдан ул узган!» дип горурланабыз. Бу һәркайда шулай. Әмма бөек шагыйрә Марина Цветаеваның Татарстанга бәйле көннәре турында әрнеп-сыкрап, тетрәп кенә әйтергә мөмкин.
Бу көннәр — Шекспир каләменә генә лаек трагедиянең җан өшеткеч финалы. Юк, бу фаҗига өчен Татарстанның да, халкыбызның да тамчы кадәр дә гаебе юк. Бөек шагыйрәне гомеренә дөнья буйлатып айкап-чайкап йөрткән язмыш чая һәм афәтле бу шәхес өчен Алабуганың аулак йортында элмәк үзерләп куйган булган. Аның иҗаты — эчендә кош тырпылдаган сүзләргә әверелгән фаҗигале музыка. Аны аңлар өчен, тояр өчен дөньяның гадәти үлчәмнәрендә генә калу җитми.
Кыргыйлыктан чыгып, Тәңрегә йөз юнәлткән җәмгыятьтә адәм балалары шундый югары сәнгатьнең, кадерен белб башлады. Менб шул чакта шигъриятнең асыл сәгате сугачак. Тик, ни аяныч, бездә әлегә шигърият кайгысы түгел... Хәер, җир куенындагы алтын бөртекләрнең, беркая да ашыгасы юк. Аларның төсе уңмый, ә бәһасе арта гына бара. Ходай кушып, Марина Цветаеваның каберенә таш куярга туры килде миңа. Аның югалып табылган кабере өстендә язмышлар хакында уйланып, бик озак басып тордым. Йөрәк әрнүе сатылмый. Аның бәһасе юк. Адәм балаларының парламентларсыз гына кабул иткән конституциясе — шигърият. Тарихның шигъри вариантын өйрәнмәү, өйрәнүне теләмәү катаклизмнарны китереп чыгара тора.
Туганлыкның кан тибеше — шигырь. Лев Толстой кабере янындагы агачтан коелган яфракларны Мөслимнең Яңа Сәет авылы яныннан ага торган тын ерганакка — Коргылдыга алып кайтып агыздым. Калганнарын Тукай каберенә илтеп салдым. Лермонтов туфрагын әнкәм каберенә сиптем. Коперникның туган йорты нигезенә Тукай туфрагын куштым. Үземнең, шушы мәҗүсилектән күңелем хушланды. «Бисмиллаһи, дип башладым бу бәетне? башларын» — бәетләр әнә шулай башланган. Шигърият — дога.
Шигърият — турыдын-туры Аллаһе Тәгаләгә мөрәҗәгать.
Шигырь көчленең кулында камчы булганчы, бичараның керфегендә тамчы булсачы! Сәясәтчеләр, әгәр намуслары исән-имин икән, шагыйрьләрнең шигырьләреннән программа төзесеннәр, Закон язсыннар. Чын шигырь уен яки куен гына түгел. Шигырь — назлы бишек тә, яу атының сыртына салынган ияр дә. Күңел чытырманыннан йолкып, аралап алган кыргый шигыремне һәркемнең аңларына ышанып, күкрәк тутырып укый алырмынмы? Ә бит укыйсы килә, ишеттерәсе килә. Шигырь — чытырманнан яңгыраган былбыл авазы. Күп кирәк түгел: аның кайчан сайраганын бел дә, таңгы чирәмгә чалкан төшеп, мең яшәгән имәнгә башыңны куеп, иртәнге алсу болытларга карый-карый тыңла да тыңла...
Шигырь язу өчен күңелнең мөлдерәп тулуы, сонгы тамчының ташуы кирәк. Мордва ягындагы Рузаевка станциясеннән ерак та булмаган бер авылда Шәриф Камалның туган авылы Пешләдә булган бер вакыйга күп еллар буе гел җанымны сыкратып торды. Шагыйрьне язмыш тоташтан эзәрлекли икән. Күп еллар узса да, куып җитү, каршысына чыгып баса икән. Шигырь — язмыш.
Сүземне йомгаклап, сезгә шигырьләр укытасым килә. Шагыйрь хакында гына түгел ул. Ул шагыйрь язмышы, шигырь язмышы хакында. Язылу тарихы — шигырьләрнең үзендә.
Зөлфәт.
1992.