Зөлфәт cайты

Чытырманда былбыл сайрый...

Чытырманда былбыл сайрый...

Минем язганнарны азмы-күпме белүчеләр хәтерлидер, бәлки: «татар», «милләт», «азатлык» дигән сүзләрне мәйданнарга чыгып кычкыру түгел, үзаралый гына сөйләшкәндә дә әйтергә ярамаган көннәрдә мин «Чакырылмаган кунак — татардан да яманрак...» дигән эпиграф куеп, бер шигырь язган идем.

укыйбыз

БИБЛИОГРАФИЯ

БИБЛИОГРАФИЯ

Язмышлар ярында: Шигырьләр./X. Туфан кереш сүзе.— Казан: Таткит-нәшр., 1971.—78 б. 3000. Рец.: Шәфигуллин Ф. —Соц. Татарстан, 1971, 2 май.
Утлы бозлар: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1978.— 112 б. 4000. Рец: Гайнетдинов М. Кеше җаны турында.— Идел. Яшьләрнең әдәби альманахы, 1980, № 12, 91—96 б.; Янов X. Шифалы яңгыр сыман.—Казан утлары, 1978, № 9, 115—117 б.

Аның турында

  • Айдар Хәлим. "Тамыр көлләре"

  • Зөлфәт «Йөрәк тибеше сыман».— Татарстан яшьләре. 1983, 19 март. Шагыйрь белән әңгәмәне Г. Моратов алып барды. Гатауллйн Р. Хәрәкәттә — бәрәкәт.— Татарстан яшьләре, 1975.. 27 май. Зөлкарнәев Ф. Шагыйрьнең йөрәк көче.— Татарстан яшьләре. 1980, 9 февр. Хәмидуллин Р. Әкияткә сәяхәт. [Л. Хәйретдинованың «Мәкерле песи» операсы. Либретто авт.: Зөлфәт].— Ялкын, 1974, № 6, 16—17 б. А к м а л о в Н. «Әкиятне саклап калырга!» — Татарстан яшьләре, 1983, 11 авг. «Йөрәкләрдә — үлмәс дастан» поэмасы турында.

    Әдипләр.Narod.ru

    Тамыр көлләре

    (Бүгенге шигъри классикадан бер өлге)
    Бу төбәктә тайга шаулаганын 
    Кемнәр, ничек искә алырлар? — 
    Ул шаулардан инде җилләр искән, 
    Тау-тау булып яна тамырлар. 
    Яна тамырларда алтын дастан, 
    Дастаннарда кавем тарихы, 
    Тарихларда яна Җир өмете. 
    Өметләрдә нәрсә? — 
    Барысы!
    Тамырларда яна батырлыклар, 
    Батырлыкта — синең намусың, 
    Намусыңда яна горурлыгың, 
    Горурлыкта — олы язмышың. 
    Тамырларда мәхәббәтләр яна, 
    Мәхәббәттә яна җыр моңы, 
    Җыр моңында яна кеше дигән 
    Гали затның бөтен зурлыгы. 
    Яна тамыр! Тамыркайлар яна! 
    Күккә карап нәгърә орырлык — 
    Көлләр булып кала тамырлардан 
    Мең буынга җитәр бер хурлык. 
    Үзәк өзгеч бер хатирә булыр 
    Тайгаларның тере яңгыры... 
    ...Язмышларга ургый-ургый дулый
     Вәхшәт туе — Тамыр Яндыру. 
    Тарихларны Вакыт җилләрендә 
    Карарлар да бер көн җилгәреп —
    Офыкларны каплар кара көлләр — 
    Хурлык көле — Тамыр көлләре...
    1978.

    Менә шундый тетрәткеч әсәр ул — «Тамыр көлләре». Ә нәрсәсе белән тетрәтә соң ул? Аңладымы аны киң катлам укучы? Әллә чуер­ташлар өстеннән ефәкләнеп аккан агымсу кебек үтеп кенә киттеме?

    Әүвәлдә кайбер укучыларыбызга аңлашылмас булып тоелган ике сүзне ачыклап китик. Кавем — кабилә, ыру, төркем, киң төшенчәдә алган­да — халык, милләт, хәтта милләтләр берләшмәсе. Төрки кавем, димәк, барлык төрки халыклар була инде. Нәгърә орырлык — соңгы берничә дистә ел эчендә татар шигъриятендә бөтенләй диярлек кулланылмаган гарәп һәм төрки сүзләр кушылмасы — ягъни ачы, үзәккә төшкән, каты тавыш, җәнҗаллы аһәң, акырыш-бакырыш. Хәтерегездәме, Тукайда: «Нәгьрәләр берлән диюне уйгата...»?

    Инде шигырьгә килик. Кайда язылган ул? Чынлап та тайгадамы? Әллә 1978 ел цензурасыннан качарга тырышкан шагыйрь шигъри вакый­ганы киная белән генә тайгага күчергәнме? Имештер, ки, Татарстанга түгел, тау-тау тамырлар яндыру кара урманнар, тайгалар өчен генә хас дип уйларлар да, бәйләнмәсләр... Булуы мөмкин, бик мөмкин. Әмма безгә Тамыр Яндыру «хезмәте» һәм Тамыр Яндыручылар үзләре кызы­клы бит. Тамырларны урманнарда гына яндыралар дип уйлау һәм шу­лай ук күңелгә сеңдерү шигъриятне бик беркатлы кабул итү булыр иде. Минемчә, бу шигырьнең диапазоны ифрат дәрәҗәдә киң. Кемнәр нинди кавемнәрнең тамырларын яндырмады? Тайга урынына бу, бәлки, Генуя йә булмаса, ниндидер Дармштад, Гданьск шәһәрләре мәйданнарында Дөрләгән инквизиция учагыдыр? Бәлки безнең бабаларыбызның сөякләре яндырылган Соловки, Мордовия лагерьларыдыр, ә бәлки, сөякләре генә түгел, үзләре тере килеш яндырылган Заксенхаузен, Маутхаузен концла­герьларыдыр. Бәлки бу Тамыр Яндыру мәйданы Рәсәй империясе, Запо-Рожье һәм «КАМАЗ» төзелешләредер? Азмы тамырлар янды һәм бүген булса яна «КАМАЗ» мәйданнарында? Түбән Кама мәйданнарында? Юк-бар өчен бер-берсен ашап барган кешеләр төркеме — коллективлар, ата-ана арасыдыр, әнә бит шагыйрь «тамырларда мәхәббәтләр яна» ди бит? Тамырларда яна батырлыклар... Җәлил һәм Рейхстагка беренче булып байрак кадаган Гали Заһитовның батырлыклары татар халкы тамырла­ры белән бергә яндырылмадымыни? Тамыр яндыручылар — Сталиннар, Берияләр командасы. «Яна тамыр! Тамыркайлар яна!..» — ди шагыйрь һәм шушы мизгелдә укучы йөрәгендә нәрсәдер өзелә... «Тамыр»га «...кай» өстәлгәч, аның никадәр үз, никадәр милли төшенчә икәнлеге яңа биеклеккә күтәрелә. Ә нәрсә соң ул «мең буынга җитәр бер хурлык»? Кешелек тарихында азмы алар? Христосны саткан Каиннар? Казанны алганда — Шаһгалиләр? Татарстанның бүгенге мөстәкыйльлеген яулаган көннәрдә үз татарларыбыз Солтанов, Латыйпов, Хасбулат Шәмсетдинов һәм башкалар тоткан җирәнгеч сәясәт? Ниһаять, элеккеге СССР түгелме Тамыр Яндыручылар мәйданы? Шулай итеп, «Вәхшәт туе — Тамыр Ян­дыру» дәвам итә. һәм шагыйрь дөрес әйткән:

    
    Офыкларны каплар кара көлләр — 
    Хурлык көле — Тамыр көлләре...?

    1985 ел, үзгәртеп кору — менә шул хурлык көлләреннән арынырга теләп олы юлга чыгу иде... Әй, шигырь дигән нәрсә! Нибары 28 юл бит — бу фаҗигане чәчмә, ягъни проза әсәрдә ачу өчен роман кирәк булачак иде. Менә шигырьнең илаһи мөмкинлекләре!...

    Шигырьдә нәрсәдер артык, нәрсәдер җитешми кебек түгелме? Миңа калса, «тайгаларның тере яңгыры» — буш, хәтга урынсыз тәгъбир. Ша­гыйрь теләгән хәлдә, анда берәр файдалырак уфылдау таба алган булыр иде. Нәрсә җитми соң? Сер җитми, серлелек җитми кебек. Җанны акта­рып ташлый торган яңа образлар, моннан да яңачарак күрү җитми төсле. Бәлки без ялгышабыздыр?

    Айдар Хәлим.
    Чаллы. 9,1192.


    Сайт управляется системой uCoz