Чытырманда былбыл сайрый...
Минем язганнарны азмы-күпме белүчеләр хәтерлидер, бәлки: «татар», «милләт», «азатлык» дигән сүзләрне мәйданнарга чыгып кычкыру түгел, үзаралый гына сөйләшкәндә дә әйтергә ярамаган көннәрдә мин «Чакырылмаган кунак — татардан да яманрак...» дигән эпиграф куеп, бер шигырь язган идем.
Сүтеп карыйм да уйларны, Җан дертләп, тетрәп китәм – Барысын да күтәргәне Шушы бер йөрәк икән! Шушы бер йөрәк ләбаса Гел тузгый, чуалана – Учаклар булып сүнә дә Учаклар булып яна... «Йөрәк парәм!», «Җан кисәгем!» Дип әйтү юкка мәллә? Рәхмәт, йөрәк! Коткардың син Мине авыр хәлләрдә!.. Шушы бер йөрәк ләбаса Хакым да, гөнаһым да, Елмайткан нурым да минем, Мең елаткан аһым да. Йөрәгем, и, йөрәккәем! Кызганмадым мин сине. ...Сәгатем суккач, Син мине бераз кызгансаң иде.