Чытырманда былбыл сайрый...
Минем язганнарны азмы-күпме белүчеләр хәтерлидер, бәлки: «татар», «милләт», «азатлык» дигән сүзләрне мәйданнарга чыгып кычкыру түгел, үзаралый гына сөйләшкәндә дә әйтергә ярамаган көннәрдә мин «Чакырылмаган кунак — татардан да яманрак...» дигән эпиграф куеп, бер шигырь язган идем.
Төтенсез утлар юк җирдә, туган! Ә кара гарьлек каян бар булган? Сугышлы, даулы кайнар дөньяда Сораса Ходай, ни дим мин аңа? Күзләрем йомып китәр алдыннан? Төтенсез утлар бар икән, туган! Ә кара гарьлек каян бар булган? Йолдызлы күкне дөнья ябынган... Төтенсез утлар бар шул, бар икән! Язмышлар җиле кагылып үткән Җанга төтенсез утлар кабынган, Тоташ гарьлек соң каян бар булган? Сугышлы, даулы кайнар дөньяда Хәтта йолдызлар күктә моңлана, Җемелдәр урын калмаган сыман!.. Йөри гамәлдә йолдызлы томан, Томаннан саркып гарьле уй яна Сугышлы, даулы кайнар дөньяда... Сораса Ходай, ни дим мин аңа? Галәм иелеп миннән тыңлана, Үзе җаваплар эзләп уйлана – Җиһан бит үзе дулый, тулгана... «Син ниләр генә кыландың анда?!»– Дип әйтсә Ходай, ни дим мин аңа? Күзләрем йомып китәр алдыннан, Котылып дөнья дигән давылдан, Рәхмәтем калсын язган язмышка – Язмышсыз нинди йолдыз кабынган? ...Тынып уйлармын шуны тагын да Күзләрем йомып китәр алдыннан. Әмма ут-төтен — мәңгелек туган... Җанга гөлләрнең уты кагылган Көннәрем азмы булды бу җирдә? – Онытасым юк гомер-гомергө... Җанга ут-төтен кергән, кабынган... Без янар өчен дөрләп кабынган!..