Чытырманда былбыл сайрый...
Минем язганнарны азмы-күпме белүчеләр хәтерлидер, бәлки: «татар», «милләт», «азатлык» дигән сүзләрне мәйданнарга чыгып кычкыру түгел, үзаралый гына сөйләшкәндә дә әйтергә ярамаган көннәрдә мин «Чакырылмаган кунак — татардан да яманрак...» дигән эпиграф куеп, бер шигырь язган идем.
Әкият кызы мәллә син? – Могҗиза – күзләреңдә... Дулкындагы саф йолдызлар Чагыла йөзләреңдә! Керфекләрең тын болыттай Тибрәнә талгын гына... Җан кисәгем, кем бәхете Уралган толымыңа? Туыплар үстең мәллә син Йолдызлар арасында? – Биек йодызлар җемелди Күзеңнең карасында! Синдәй йолдыз ничек шулай Каршыма килеп төшкән?!. Йолдыз нуры булды яшәү Шул без кавышкан кичтән! ... Безне күрештергән бу Җир Үзе бер йолдыз булыр... Синсез калсам, бу Галәмнең Йолдызы да боз булыр...