Чытырманда былбыл сайрый...
Минем язганнарны азмы-күпме белүчеләр хәтерлидер, бәлки: «татар», «милләт», «азатлык» дигән сүзләрне мәйданнарга чыгып кычкыру түгел, үзаралый гына сөйләшкәндә дә әйтергә ярамаган көннәрдә мин «Чакырылмаган кунак — татардан да яманрак...» дигән эпиграф куеп, бер шигырь язган идем.
Ничекләр онытмак кирәк Юкә күләгәләрен, Күләгәдә сөйгән ярның Ниләр сөйләгәннәрен... Гүзәлемнең күзләрендә Тын юкә тибрәп куя... Миңа насыйп бәхетме бу? – Йөрәгем тетрәп куя! Яшел юкәнең ямь-яшел Күләгәсе бар иде! ... Син бит әле Хатыным түгел лә... Бары сөйгән яр идең! Әйтелер сүзләр әйтелгән, Юк бүтән сүзләрем дә. Яшел юкә күләгәсе Тетрәнсен күзләреңдә...