Чытырманда былбыл сайрый...
Минем язганнарны азмы-күпме белүчеләр хәтерлидер, бәлки: «татар», «милләт», «азатлык» дигән сүзләрне мәйданнарга чыгып кычкыру түгел, үзаралый гына сөйләшкәндә дә әйтергә ярамаган көннәрдә мин «Чакырылмаган кунак — татардан да яманрак...» дигән эпиграф куеп, бер шигырь язган идем.
Дускай! Дустым! Шулкадәр дә яман, Шулкадәр дә авыр әле хәлләр... Белмим, җаным шулай сызланамы Ялгыз кырда җилләр улый мәллә? Кемгә генә, кемгә кирәгем бар? Сут-тамырлар кибә, корый нигез... Һәммәсен дә Вакыт күмеп куя, Вакыт алдында бит һәркем тигез. Башымдагы уйлар – Корт күчедәй... Ватаныммы соң бу? Саташаммы? Бутадым да бугай көтмәгәндә Кичке шәфәкъ белән алсу таңны!.. Барысын да онытыйк та, дустым, Утыр, өйдә... Ут төрт... Учак кабыз... ... Шагыйрь тудырасы Ана сыман Серле генә сыкрый Тын дөньябыз... Галәмнәрнең түрләреннән шашып Ябырыла җанга салкын җилләр... Дускай! Дустым... Шулкадәр дә яман, Шулкадәр дә авыр әле хәлләр!..