Чытырманда былбыл сайрый...
Минем язганнарны азмы-күпме белүчеләр хәтерлидер, бәлки: «татар», «милләт», «азатлык» дигән сүзләрне мәйданнарга чыгып кычкыру түгел, үзаралый гына сөйләшкәндә дә әйтергә ярамаган көннәрдә мин «Чакырылмаган кунак — татардан да яманрак...» дигән эпиграф куеп, бер шигырь язган идем.
Кайрылып печән төядек — Ай торды күктә туктап. Тау кадәрле печәнне без Төядек бастырыклап. «Атны тот! — дип, әткәй миңа Ышанды дилбегәне — Дөньядагы әткәйләрнең Иң шәбе — бер дигәне! — Атла, малкай! — дип әйткәлим Болай да хутлы атка. Йөк өстендә без икебез, Икәү — аркага-арка... Бара моңаеп әткәем... Артта калган юлга карап, Моң йомгагын сүтәме — Ќырлыймы ул, көрсенәме? Белмәссең бу әткәмне!.. Йөк өстендә гел бер җыры...— Хет дөньясы ишелсен! — «...Кайгырма, баш, түгелмә, яшь, Без күрәсен кем күрсен?!» Печән түгел, җырын әткәй Бастырыклап төягән! Бастырык бавы ничекләр Сау калган? Өзелмәгән? Сүзгә бик тә остардык без. Абау, күп сөйләнәбез, — Сүзегез бастырыклымы? — Буш бауга төямәгез...