Чытырманда былбыл сайрый...
Минем язганнарны азмы-күпме белүчеләр хәтерлидер, бәлки: «татар», «милләт», «азатлык» дигән сүзләрне мәйданнарга чыгып кычкыру түгел, үзаралый гына сөйләшкәндә дә әйтергә ярамаган көннәрдә мин «Чакырылмаган кунак — татардан да яманрак...» дигән эпиграф куеп, бер шигырь язган идем.
Изсәләр дә, кылыч чапсалар да,
Юлыкса да юлда мең үткел,
Шигырьле тел — фанилыкка бәйсез,
Үлемгә баш бирми андый тел.
Гамәлендә азат адәми зат —
Амин тотсын яки чукынсын —
Әмма сүздә шигъри куәт булса,
Ул сүз, димәк, үзе бер тылсым.
Шигъри сүзем минем — саф тылсымым
Авыр чакта сезгә кагылсын —
Савыктырсын, горур итсен берүк,
Кеше итсен безне бу тылсым!
Кардәшләрем! Сезнең җанда туган
Шигырьләрне әйтер сүз көчен
Ни өчендер Ходай миңа биргән —
Өлешемә тигән көмешем...
Дөньялыкта яман сүзләр булмый,
Яман әйтүчеләр булмаса —
Булсын сүзем сүзләр чишмәсенә
Сүзләр чылтыратыр Колаша.
Китсен сүзем фани бу дөньяга,
Йөрер юлы аның ак булсын —
Савыктырсын, горур итсен берүк,
Кеше итсен безне бу тылсым...
12 декабрь, 1992 ел.