Чытырманда былбыл сайрый...
Минем язганнарны азмы-күпме белүчеләр хәтерлидер, бәлки: «татар», «милләт», «азатлык» дигән сүзләрне мәйданнарга чыгып кычкыру түгел, үзаралый гына сөйләшкәндә дә әйтергә ярамаган көннәрдә мин «Чакырылмаган кунак — татардан да яманрак...» дигән эпиграф куеп, бер шигырь язган идем.
Күтәрелде кошлар иле белән...
Наис Гамбәр.
Безне? бәхет бары Мөслимдәдер...
Кайтыйк әле, Наис, Мөслимгә
бер —
Өшәнгән бу бәгырь җылынсын...
Барыйк әле иртүк Ык ярына,
Тездән чумып салкын чыкларына,
Авыз итик каен сулышын!
Сукмакларга үлән үскәндер бит,
Тик учаклар әле исәндер бит —
Сагынгандыр безне сукмаклар...
Үзебезчә тик бер сөйләш кенә,
Чылтыр чишмәләргә эндәш кенә —
Телләреңә былбыл кунаклар!
Тынып ыгы-зыгы, алкышлардан,
Колак салыйк әле шул кошларга —
Моң тәменә алар өйрәтте...
Күтәрелсен кошлар иле белән —
Шул кошларның канат җиле белән
«Үф»ләп дәвалыйк бер йөрәкне.
Кайтыйк әле, Наис, Мөслимгә бер!
«Кыз сукмагы» синең исеңдәдер —
Безнең ярлар асыл яр иде!
Асылъярлар һаман шунда сыман...
Тәрәзәдән — гөлләр арасыннан
Караттырган чаклар бар иде!
Шул сукмактан тик бер үтик әле,
Таныш тәрәзләрне чиртик әле...
Ай калыккач, зәңгәр эңгердә —
Зарыккандыр сөйгән ярлар көтеп!
...Тибрәнмәс шул инде пәрдә чите —
Кабатланмый сөю бу җирдә...
Ә шулай да кайтыйк Мөслимгә бер!
Моң чишмәсе бары Мөслимдәдер —
Кипкән иреннәргә моң тисен!
Күтәрелсен кошлар иле белән —
Шул кошларның канат җиле белән
Җиллиселәр килә, җиллисе!
Әйдә, киен! Калсын бу мәгыйшәт!
Гомер уздырабыз монда нишләп?! —
Тормыйк, табында, дип, аш кала...
Кайтыйк әле газиз Мөслимгә бер —
Беркая да качмас мескен дәвер,
Дәвам итәр бездән башка да...
1993