Чытырманда былбыл сайрый...
Минем язганнарны азмы-күпме белүчеләр хәтерлидер, бәлки: «татар», «милләт», «азатлык» дигән сүзләрне мәйданнарга чыгып кычкыру түгел, үзаралый гына сөйләшкәндә дә әйтергә ярамаган көннәрдә мин «Чакырылмаган кунак — татардан да яманрак...» дигән эпиграф куеп, бер шигырь язган идем.
Хәтерлисең микән — кар астында Сулар чылтыраган ул кичне? Җир җылынды йолдыз карашыннан, Үзәннәргә язгы су төште... Чылтырады сулар кар астында... Бу — безнең яз иде! Әле дә Митинглы сырхау бу дөньядан Колакларым тонган хәлемдә, Элмәк эләр өчен җайлы урын Эзли торган кыен чакларда Кар астыннан шул яз чылтыравы Саркып чыга... Җанны актара. Мин йотлыгып эчәм бу дөньяны! Әллә соң бу үзе — язмышмы? ... Җем-җем килеп кар астында ага Мәхәббәтем минем — язгы су... 1992