Чытырманда былбыл сайрый...
Минем язганнарны азмы-күпме белүчеләр хәтерлидер, бәлки: «татар», «милләт», «азатлык» дигән сүзләрне мәйданнарга чыгып кычкыру түгел, үзаралый гына сөйләшкәндә дә әйтергә ярамаган көннәрдә мин «Чакырылмаган кунак — татардан да яманрак...» дигән эпиграф куеп, бер шигырь язган идем.
Нинди аяз, саф бу Балтыйк төне!
Күктә иксез-чиксез ут яна —
Тымык диңгез көзгесенә карап,
Үз-үзен? галәм соклана...
Тынып калды кызым, Иң зур сергә
Теләгәндәй төшеп җитәргә:
— Җиргә каратып
Кем гөл утырткан
Шулкадәр дә биек түтәлгә?
— Гөлләр түгел,
учак алар, кызым...
Әнә, кузлар ява диңгезгә!
Галәм буйлап күпме юлчы йөри! —
Шулар, әнә, учак тергезгән...
— Куз түгел лә... Йолдыз атыла бит! .
..Ярар, кызым, тамсын учыңа
Күктә үскән гөлнең саф тамчысы! —
Мине исә
биектәге учак
Яннарында көтә
Юлчылар.
Мин дә алар белән бергәләшеп
Юл чыгармын...
Учак кабыныр.
Шул учакка —
биек күккә кара!—
Яна-яна әткәң сагыныр.
Ул учаклар югалсалар иртән,
Күмелсәләр куе томанга:
— Җир гөлләрен әти сагына! — диген,—
Безне уйлый,— диген,— ул анда...
...Тын диңгезгә карап бу чиксезлек
Үз-үзенә һаман соклана.
Белмим,
Әллә күктә гөлләр балкый,
Әллә
Җаннар булып ут яна?
1991