БИБЛИОГРАФИЯ
БИБЛИОГРАФИЯ
Язмышлар ярында: Шигырьләр./X. Туфан кереш сүзе.— Казан: Таткит-нәшр., 1971.—78 б. 3000.
Рец.: Шәфигуллин Ф. —Соц. Татарстан, 1971, 2 май.
Утлы бозлар: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1978.— 112 б. 4000. Рец: Гайнетдинов М. Кеше җаны турында.— Идел. Яшьләрнең әдәби альманахы, 1980, № 12, 91—96 б.; Янов X. Шифалы яңгыр сыман.—Казан утлары, 1978, № 9, 115—117 б.
Аның турында
Айдар Хәлим. "Тамыр көлләре"
Зөлфәт «Йөрәк тибеше сыман».— Татарстан яшьләре. 1983, 19 март. Шагыйрь белән әңгәмәне Г. Моратов алып барды.
Гатауллйн Р. Хәрәкәттә — бәрәкәт.— Татарстан яшьләре, 1975.. 27 май.
Зөлкарнәев Ф. Шагыйрьнең йөрәк көче.— Татарстан яшьләре. 1980, 9 февр.
Хәмидуллин Р. Әкияткә сәяхәт. [Л. Хәйретдинованың «Мәкерле песи» операсы. Либретто авт.: Зөлфәт].— Ялкын, 1974, № 6, 16—17 б.
А к м а л о в Н. «Әкиятне саклап калырга!» — Татарстан яшьләре, 1983, 11 авг. «Йөрәкләрдә — үлмәс дастан» поэмасы турында.
Әдипләр.Narod.ru
* * *
Һичберкем дә түгел, үзем бу,
Яшь чагымда әйткән сүзем бу:
«Күз нурларым күкне уяр күк,
Күкрәгемә дөнья сыяр күк —
Үз-үземне кайчак аңламыйм,
Әлло кеше, әллә алла мин!»
Еллар узды... Инде уйлыйм мин —
Чын дөресен әйтәм, алдамыйм:
Алла чакта — кеше түгел мин,
Кеше чакта — бераз алла мин...
1989