Чытырманда былбыл сайрый...
Минем язганнарны азмы-күпме белүчеләр хәтерлидер, бәлки: «татар», «милләт», «азатлык» дигән сүзләрне мәйданнарга чыгып кычкыру түгел, үзаралый гына сөйләшкәндә дә әйтергә ярамаган көннәрдә мин «Чакырылмаган кунак — татардан да яманрак...» дигән эпиграф куеп, бер шигырь язган идем.
Мәгърур хөкемдарның һәрбер моңы Кыйтгаларны дер селкеткән урын... Таш кыялар күкрәп кабатлаган Җиңүченең гарасатлы җырын. Тояк белән турап кылганнарны Яу атлары ярсып җилдергәндә, Әсир кызның кайнар күз яшеннән Фонтан касәләре — мөлдерәмә... һәм барысын таптап үткән язмыш, Кара балчык иткән һәммәсен дә — Ятим җилләр куркып төн үткәрә Горур хөкемдарның төрбәсендә. Алтын даннар янган монда дөрләп, Әверелгән кара күмерләргә... Рәнҗетелгән тарих елый гүя: Фонтан касәләре — мөлдерәмә. Котылырга теләп бу афәттән, Үксез манаралар күккә ашкан. «Килдем. Күрдем. Җиңдем». Тыныч кына Имза куя турист Изге ташка. Тарихларның шавын зчкә йоткан Ак мәрмәрләр тынган — сөйләшмиләр. Биек гөмбәзләрне сарыган мүк! — Пушкин чәчәк куя Күз яшенә. Ишетә ул тарих җилләренең: — Сакланыгыз! — диеп кисәткәнен. Борынгы бер үлмәс сагыш булып Яна һаман Пушкин чәчәкләре. ...Язды турист. Китте. Чал тарихка Ул да кертте шулай үз өлешен. Вәхшилеккә мемориаль такта: «Килдем. Күрдем. Җиңдем. Җимерештем». һәм борынгы кошлар күтәрелде Яна чорның күкрәвеннән өркеп. ...Узды яңа заман Тарих аша «Икарус»тан әче төтен бөркеп. ...Яңа заман, Җирне дер селкетеп, Җәһәннәмгә җанын менгергәндә, Пушкин чәчәк куйган күз яшеннән Тарих касәләре — мөлдерәмә... Кырым, Ялта, 1987.