Чытырманда былбыл сайрый...
Минем язганнарны азмы-күпме белүчеләр хәтерлидер, бәлки: «татар», «милләт», «азатлык» дигән сүзләрне мәйданнарга чыгып кычкыру түгел, үзаралый гына сөйләшкәндә дә әйтергә ярамаган көннәрдә мин «Чакырылмаган кунак — татардан да яманрак...» дигән эпиграф куеп, бер шигырь язган идем.
Ай болытка туңып ябышкан чак. Аяусыз кыш безнең якларда. Егылды кош канатлы боз булып, Очып барган төштән Ак карга... Зәмһәрирле кышта бичара кош Ярый әле сиңа юлыкты — Бияләең салып, Бичараны Учларыңа алып җылыттың. Сулышларың белән терелттең син, Уянды кош... какты канатын! ...һәм сискәнеп, Тетрәп куйды йөрәк — Нәкъ шул мәлдә сине яраттым. Азмы кичтек гомер зәмһәрирен! Без дә төштек туңып биектән — Йөрәгемне, Учларыңа алып, Тик син булдың мине терелткән. Авыр чакларымда Юаттың син һәм кышларда туңган кош сыман Сулышыңнан канат какты йөрәк Синең җылы, нәни учыңда. һәм без ачтык табигатьнең серен — Безнең җаннар җирдә бер икән! Бу ярату гына түгел бугай... Сөям, димәк, мин кош терелтәм! Сагынганда шул кош белән бергә Төшләремә килеп керәсең: «Яшә!.. Яшә!..» — диеп, Үрсәләнеп Нәни кошка сулыш өрәсең. Карашларың, Сулышларың белән Бар дөньямны минем җылыттың — Бу ярсулы дөнья уртасында Ярый әле сиңа юлыктым... 1987