Чытырманда былбыл сайрый...
Минем язганнарны азмы-күпме белүчеләр хәтерлидер, бәлки: «татар», «милләт», «азатлык» дигән сүзләрне мәйданнарга чыгып кычкыру түгел, үзаралый гына сөйләшкәндә дә әйтергә ярамаган көннәрдә мин «Чакырылмаган кунак — татардан да яманрак...» дигән эпиграф куеп, бер шигырь язган идем.
Бөтерелә бөдрә сырындылар Якын килергә дә шомлы ярда — Гасырларның кара бураннары Дулый бугай безнең карашларда... Тәңре үзе җәзалыймы әллә Сайлап җирнең кайбер кавемнәрен? Ничә гасыр кайный кара буран! — Ачыласы юктыр бу көннәрнең... Ачыласы юктыр язмышларның! Алгандыр ла тәңре безне сайлап... Юл катысын эзләп кар астыннан Изалана һаман күшеккән ат. Иң гаҗәбе — без һаман да исән! Саклап килә безне нинди өмет? Чынлап та бит — бер ачылыр еллар! Безнең дә бит кояш чыгар көлеп! һаман юлдаш булган сырындылар Эреп юкка чыгар ахыр чиктә. Гел буранга күнеккән бу җаннар Түзә алмас сыман ул бәхеткә. Ә хәзергә... Безгә язган буран Тынны буып, әйдә, дулап торсын — Атла, аткай, юл булырга тиеш... Эзлә генә, эзлә юл катысын! 1992