Чытырманда былбыл сайрый...
Минем язганнарны азмы-күпме белүчеләр хәтерлидер, бәлки: «татар», «милләт», «азатлык» дигән сүзләрне мәйданнарга чыгып кычкыру түгел, үзаралый гына сөйләшкәндә дә әйтергә ярамаган көннәрдә мин «Чакырылмаган кунак — татардан да яманрак...» дигән эпиграф куеп, бер шигырь язган идем.
Безнең өскә гүя ниндидер көч Авыр, кара йолдыз кабызды — Өер-өер ач бүреләр улый һәм сандугач сайрый — ялгызы... Тәкъдирме бу? Явыз ихтыярмы? Безнең утны кемнәр сүндерде? — Үз нәҗесе белән уйный Ватан. Барып җиттек — Ватан тилерде. Үксүеме, сайравымы — белмим, Әллә инде җанын юата — Котырган ил сандугачы сайрый Япа-ялгыз гына Куакта. Кара гарасатлар кайнаганда Нинди зәгыйфь бу өн, нинди саф! Җиһан үзе җимерелер сыман Шул сандугач тик бер ялгышса... Тупландылар кыргый өерләргә Адәм балалары юлларда. Шулай уңайлырак — ботарларга, Шулай уңайлырак — уларга. Күзләр — куздай! Сырт йоннары торган! Тешне кычыттыра мең афәт — Портретың шушы, Яна заман, Шушы, бәндәм, безнең кыяфәт. Шул булырмы соңгы сурәтебез Безнең — сөя белгән халыкның? Син кайлардан килдең, кара йолдыз? Нигә безнең күктә калыктың? Ач өерләр туеп ял итәрләр, Ырылдашып җирдә җан кыйгач, Һәм шуларны ярлыкауны сорап, Өзгәләнер ялгыз сандугач... 1992