Чытырманда былбыл сайрый...
Минем язганнарны азмы-күпме белүчеләр хәтерлидер, бәлки: «татар», «милләт», «азатлык» дигән сүзләрне мәйданнарга чыгып кычкыру түгел, үзаралый гына сөйләшкәндә дә әйтергә ярамаган көннәрдә мин «Чакырылмаган кунак — татардан да яманрак...» дигән эпиграф куеп, бер шигырь язган идем.
Җилләр чиртә сары камылларга. Кояш — безгә шулай күренгән — Алтын арышларга сыдырылып Күтәрелә басу түреннән... Җир изүен чишеп сулыш ала, Бирелгән ул кояш иркенә! Борчулары аның, искәрмәстән Башак булып җанга төртелә. Карашларым тия офыкларга, Һәрбер тойгым нурга төренгән. Йөгер, кояш, басу юлы буйлап, Күтәрел дә басу түреннән... Син салават күперенә гүя Җиз кыңгырау итеп тагылган! — Күпер-дуга! ...һәрбер чыңы аның Тойгыларга килеп кагылган. Ургып керә җырларыма якты. Сак булыгыз, уты капмасын! ...Бар дөньяга кояш моннан чыга — Ачып керә офык капкасын... Офыкларга дулкын кага басу, Кузгала да урман ягыннан... Күңел бу якларның бер кулъяссу Туфрагына кадәр сагынган, Туфрагына! Күкка тигән тупыл ябалдашы, Менә-мепә кичке җил өрер, Тупыл ботаклары, шыбырдашып, Йолдызларны коеп төшерер, Йолдызларны!.. Нәкъ Офыкка чыга тыкырыгы. Болытларга тигән казыклар. Айга тигән кибән бастырыгы. Һәр тавышны, күңел, язып бар, Һәр тавышны! 1970