Чытырманда былбыл сайрый...
Минем язганнарны азмы-күпме белүчеләр хәтерлидер, бәлки: «татар», «милләт», «азатлык» дигән сүзләрне мәйданнарга чыгып кычкыру түгел, үзаралый гына сөйләшкәндә дә әйтергә ярамаган көннәрдә мин «Чакырылмаган кунак — татардан да яманрак...» дигән эпиграф куеп, бер шигырь язган идем.
Аргы ярда әле көмеш җырлар, Елларның да аргы ярында, Чыдар микән йөрәк ахыргача Җырлаганчы шуның барын да? Беренче җыр — илем турында ул, Олы юлга дәшкән җырдыр ул, Йөрәк кадәр чәчәк бөреләре Тирбәлешеп торган кырдыр ул... Икенче җыр... әни турында ул, Ун мең еллык моңлы көйдер ул; Бу җиһанда җанны җылытучы Бердәнбер өй, изге өйдер ул. Өченче җыр... Сөю турындадыр — Мең яңарган иске моңдыр ул; Яшәү өчен, чиксез дәвам өчен Һавадыр ул, сихри тындыр ул. Дүртенче җыр... Бусы җырланадыр Елларның иң аргы ярында. Ансын каен җырлар... каберемдә... Калганнарын — үзем! Барын да!.. 1970