Чытырманда былбыл сайрый...
Минем язганнарны азмы-күпме белүчеләр хәтерлидер, бәлки: «татар», «милләт», «азатлык» дигән сүзләрне мәйданнарга чыгып кычкыру түгел, үзаралый гына сөйләшкәндә дә әйтергә ярамаган көннәрдә мин «Чакырылмаган кунак — татардан да яманрак...» дигән эпиграф куеп, бер шигырь язган идем.
Безнең яшәешкә кар явымы Тере пәрдә итеп эленгән — Карлар эри курай моңнарында, Моңнар тибрәп ява кар белән. Җилләр җилпеп ачты ак пәрдәне — Мәңгелекне шунда таныдым, Минем җаным ул — мәңгелек икән, Ә мин — мәңгелекнең җанымын. Шул мәгънәне аңлатырга җаннар Килгән мәллә фани дөньяга? — Моң уралган карлар ява җиргә, Кар уралган якты моң ява. Кешем минем, мең гайрәтең чигеп Качкан чакта яшел тугайдан, Качкан чакта бу җимерек җирдән, Һич югында, су эч курайдан... Күрәсеңме, кешем, кар ташкыны Баш очында безнең эленгән — Үткәннәрне безнең ташлар баскан, Киләчәкләр — карга күмелгән,.. 1980