Чытырманда былбыл сайрый...
Минем язганнарны азмы-күпме белүчеләр хәтерлидер, бәлки: «татар», «милләт», «азатлык» дигән сүзләрне мәйданнарга чыгып кычкыру түгел, үзаралый гына сөйләшкәндә дә әйтергә ярамаган көннәрдә мин «Чакырылмаган кунак — татардан да яманрак...» дигән эпиграф куеп, бер шигырь язган идем.
Мин ярата идем көзнең юка Бозын өскә япкан чакларың... Төпләрендә синең — сары яфрак. Мин ишетәм синең акканың! Гомрем буе урман төбендәге Серләреңне синең тыңладым — Шуңа упкыннарга егылмадым, Бураннарда шуңа туңмадым. Без төшәбез елга буйларына Гармун тартып, җырлап уйнарга. Гомрем буе Синең ярга төшәм Онтылырга... бары уйларга. Исмең — гайяр! Әйтерсең лә анда Кем каядыр ярсып ыргылды! И Коргылды! Минем өчен бит син Керсез яшәтердәй сер булдың. Гаҗәп мәгәр... Синнән читтә ничек Яшәлде дә, ничек торылды? ... Сиңа охшап булмады шул инде, Бу балаңны кичер, Коргылды! Әнкәемнең үзе идең бит син... Син карыйсың һаман мөлдерәп. Күкрәгемә кулым куям — Бушлык! Синдә калган бугай бу йөрәк... 1992