Чытырманда былбыл сайрый...
Минем язганнарны азмы-күпме белүчеләр хәтерлидер, бәлки: «татар», «милләт», «азатлык» дигән сүзләрне мәйданнарга чыгып кычкыру түгел, үзаралый гына сөйләшкәндә дә әйтергә ярамаган көннәрдә мин «Чакырылмаган кунак — татардан да яманрак...» дигән эпиграф куеп, бер шигырь язган идем.
Бер төн кызы көлде тын болында Тыелып кына... Таңны чакырды... Ут элделәр офык аръягына, Үләннәрдә чыклар яктырды. Еракларда ат пошкырып куйды... И бердәнбер гомер юлында Әверелче, күңел, тик бер мәлгә Шул ат янындагы колынга! Һәм баш чөеп, ярсып кешнәп җибәр Офыкларга карап Бер генә! – Кыз көлгәннән чык коелып торган, Оеп торган болын түрендә!.. Эресен җан тынлык күкрәгендә, Югалыйк бер, күңел, без монда – Бер гөнаһсыз нәни колын булып Газиз әнкә – бия янында. Тәвәккәллә, күңел, тик бер мәлгә! – Галәм нуры безгә кагылсын, Колыннарның карашында бары Саф йолдызлар гына чагылсын. Тик бер генә тапкыр колын булып Шушы таңда килә чабасым! ...Ә аннары... дөнья низагыннан Агарасы чәчләр агарсын! Үкенмәбез, күңел! Ашыгыйк ла – Сүнеп бара төннең йолдызы – Ишетәсеңме: таңны дәшә дәшә Тын болында көлә таң кызы... (“Сабантуй”, 15 гыйнвар, 1997 ел.)