Чытырманда былбыл сайрый...
Минем язганнарны азмы-күпме белүчеләр хәтерлидер, бәлки: «татар», «милләт», «азатлык» дигән сүзләрне мәйданнарга чыгып кычкыру түгел, үзаралый гына сөйләшкәндә дә әйтергә ярамаган көннәрдә мин «Чакырылмаган кунак — татардан да яманрак...» дигән эпиграф куеп, бер шигырь язган идем.
Әллә нинди еллар көтә-көтә Асыл еллар үтеп киткәндә, Бу тауларда түгел, без булырга Тиеш бүтән җирдә, бүтәндә! Серле еллар көтеп яшәдек без, Гади гомер безгә ник кирәк? Яшәгәнбез каен сабагында Көзге яфрак сыман җилфердәп... Йә, шушымы булды җирдә яшәү? Сулыш өзелер йә өзелмәс... Булмый болай! Күктән, гарешләрдән Бәхет үзе безгә түгелмәс! ...Сары каен яфраклары ява... Дөнья — алтын! Көзге тантана! Нишләптер гел безнең өчен генә Яфрак-яфрак булып кан тама... 9.9.98.