Чытырманда былбыл сайрый...
Минем язганнарны азмы-күпме белүчеләр хәтерлидер, бәлки: «татар», «милләт», «азатлык» дигән сүзләрне мәйданнарга чыгып кычкыру түгел, үзаралый гына сөйләшкәндә дә әйтергә ярамаган көннәрдә мин «Чакырылмаган кунак — татардан да яманрак...» дигән эпиграф куеп, бер шигырь язган идем.
Ык буйларын сарган безнең Бөдрәдән дә бөдрә тал — Читтә йөреп гыйбрәт алсаң, Ык талыннан кодрәт ал! Шундый күңел сыйсын ничек Бер яшәү, бер гомергә! Кайгыра тилмергән йөрәк, Китәренә тилмерә... Халык үзе аңламаслык Сәхифәдәй калыккан Затлар бар безнең татарда — Аңлаешсыз халыкта! Кычытканлы тыкрык сыман Кыйтгалар аралары... Адашкан юллар түрендә Бу татар балалары! ...Аның давыллы тормыштан Иштә, тыңлый белгәндә, Шуны ачык төшенерсең, Юл чыгасы яшь бәндә: — Бу дөньяда гел айкалган, Гел чайкалган хәлләрдә дә Тыңла чык тәгәрәгәнен Ыгыңда... чирәмнәрдә! Бөдрә таллы Ык буенда Чык тама да чык тама — Дәшәм үземә: «Ашыкма син! Яшәвеңнән туктам. ...Ык буенда чык тама... 12.9.80.