Чытырманда былбыл сайрый...
Минем язганнарны азмы-күпме белүчеләр хәтерлидер, бәлки: «татар», «милләт», «азатлык» дигән сүзләрне мәйданнарга чыгып кычкыру түгел, үзаралый гына сөйләшкәндә дә әйтергә ярамаган көннәрдә мин «Чакырылмаган кунак — татардан да яманрак...» дигән эпиграф куеп, бер шигырь язган идем.
Без дә ялтыр түгел идек ал чакларда, Без дә ефәк ялан түгел лә! Язгы ташу сыман булды гомер... Кая киткән? Кая түгелгән? ...Яшен кирәкмәгән күк юлыкты, Дөньялыкның шушы төшендә. Яшен килеш чатнап яшьнәмәгән Яшәү насыйп булды кешеңә. Язгы ташу сыман булды гомер— Актарылып, ташып югалды. ...Ә бит бар гомерен баглаучылар Айкап-байкауга бу дөньяны. Юк, без булмадык ефәк ялан, Язгы ташу булдык шикелле... Ходай санап кына биргән гомер Шул ташкындай бик тиз үтелде. Юк, бел, ялтыр түгел идек ал чакларда, Без дә ефәк ялан түгел лә! Белмим: кая киткән язгы ташу? Кайсы дәрьяларга түгелгән? 19.2.04.