Чытырманда былбыл сайрый...
Минем язганнарны азмы-күпме белүчеләр хәтерлидер, бәлки: «татар», «милләт», «азатлык» дигән сүзләрне мәйданнарга чыгып кычкыру түгел, үзаралый гына сөйләшкәндә дә әйтергә ярамаган көннәрдә мин «Чакырылмаган кунак — татардан да яманрак...» дигән эпиграф куеп, бер шигырь язган идем.
Бәй, мин бит шушы дөньяның Кендеге идем бугай... Ул мәңгелек дигәннәре Бик якынмыни шулай? Без килгән һәм дә китәсе Мәңгелек шушымыни? Аңардан курку-өркүләр Җанның ялгышымыни? Нидер булды... Ишетелде Миңа серле тынлыктан — Оҗмах-җәннәт бакчасының Күгәннәре тутыккан. Җимерелде алтын мифлар Һәм гадилек сирпелде... Мәңгелегең миңа хәзер, — Билләһи, дим, гөнаһ булмас — Ындыр арты шикелле... 5.10.02.