Чытырманда былбыл сайрый...
Минем язганнарны азмы-күпме белүчеләр хәтерлидер, бәлки: «татар», «милләт», «азатлык» дигән сүзләрне мәйданнарга чыгып кычкыру түгел, үзаралый гына сөйләшкәндә дә әйтергә ярамаган көннәрдә мин «Чакырылмаган кунак — татардан да яманрак...» дигән эпиграф куеп, бер шигырь язган идем.
Үкенечләр бик күп кала инде... Бер карадым... Тыкрык саен Авылларда тезем тезелде. Һәм мин сиздем Мөслим тарафында Кабынырын соңгы көземнең. Рәнҗешләр юк, бәхилләшү дә юк Аяк батырып бастым тубыктан! Хозурият! Мин Мөслимдә бүген! Мөслимнән мин! — Ниагаралы ямьле шау Ыктан! Шигырьләнде җаным шушы шаудан, Һәм мондагы тирән тынлыктан...