Чытырманда былбыл сайрый...
Минем язганнарны азмы-күпме белүчеләр хәтерлидер, бәлки: «татар», «милләт», «азатлык» дигән сүзләрне мәйданнарга чыгып кычкыру түгел, үзаралый гына сөйләшкәндә дә әйтергә ярамаган көннәрдә мин «Чакырылмаган кунак — татардан да яманрак...» дигән эпиграф куеп, бер шигырь язган идем.
Уҗымга китте сулар... Бар булса безнең чор карты, Көрсенер, ямансулар: — Язгы ташулар басылды, Уҗымга китте сулар... «Уҗымга китте сулар... — дип Уфтандың, Гата бабай, Алай гына булсачы бу дөнья, Дөнья булсачы алай! Әмма синең шул өч сүзең Күңелдә минем елар, Заманнар булып елар ул, Чордашлар булып елар: «Уҗымга китте сулар, аһ, Уҗымга китте сулар». ...Нишлим соң, сагынам шул картның Сорап пыскыткалавын. ... Менә бүген төп йортыма Кайтуга койса явым, Кем керер? Картлар — Гата, Салихҗан, Киез итекче Наҗар? Кайсы яз суы булып акты Ашыгыч бу ташулар? Дулады күңел — язгы су! Гүзәл иде ташулар! Кая китсен бу шагыйрьнең Күңелен баскан ташулар. Басылды ташу...Юанам: «Уҗымга китте сулар...» 18 гыйнвар, 2004 ел.