Зөлфәт cайты

Чытырманда былбыл сайрый...

Чытырманда былбыл сайрый...

Минем язганнарны азмы-күпме белүчеләр хәтерлидер, бәлки: «татар», «милләт», «азатлык» дигән сүзләрне мәйданнарга чыгып кычкыру түгел, үзаралый гына сөйләшкәндә дә әйтергә ярамаган көннәрдә мин «Чакырылмаган кунак — татардан да яманрак...» дигән эпиграф куеп, бер шигырь язган идем.

укыйбыз

БИБЛИОГРАФИЯ

БИБЛИОГРАФИЯ

Язмышлар ярында: Шигырьләр./X. Туфан кереш сүзе.— Казан: Таткит-нәшр., 1971.—78 б. 3000. Рец.: Шәфигуллин Ф. —Соц. Татарстан, 1971, 2 май.
Утлы бозлар: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1978.— 112 б. 4000. Рец: Гайнетдинов М. Кеше җаны турында.— Идел. Яшьләрнең әдәби альманахы, 1980, № 12, 91—96 б.; Янов X. Шифалы яңгыр сыман.—Казан утлары, 1978, № 9, 115—117 б.

Аның турында

  • Айдар Хәлим. "Тамыр көлләре"

  • Зөлфәт «Йөрәк тибеше сыман».— Татарстан яшьләре. 1983, 19 март. Шагыйрь белән әңгәмәне Г. Моратов алып барды. Гатауллйн Р. Хәрәкәттә — бәрәкәт.— Татарстан яшьләре, 1975.. 27 май. Зөлкарнәев Ф. Шагыйрьнең йөрәк көче.— Татарстан яшьләре. 1980, 9 февр. Хәмидуллин Р. Әкияткә сәяхәт. [Л. Хәйретдинованың «Мәкерле песи» операсы. Либретто авт.: Зөлфәт].— Ялкын, 1974, № 6, 16—17 б. А к м а л о в Н. «Әкиятне саклап калырга!» — Татарстан яшьләре, 1983, 11 авг. «Йөрәкләрдә — үлмәс дастан» поэмасы турында.

    Әдипләр.Narod.ru

    ЗӨЛФӘТ шигырьләре

    Тырышып та, укып, өйрәнеп тә әйбәт шагыйрь булып булмый. Шагыйрь булып туарга кирәк. Дөньяга килгәндә үк Ходай сулышы кагылган җаннар гына зур шагыйрь була ала. Ходай сулышы икенче төрле, таланттыр ул. Иҗат, гомумән, үзе табигатьнең мәңге ачылмас сере. Нигә кеше кулына каләм ала, шундый илаһи, бәгырьләрне өтәрлек сүзләрне каян таба? Бу сорауларга тиз генә җавап биреп тә булмый. Зур шагыйрь, Пәйгамбәрләр шикелле үк, изге заттыр. Кешелекнең кодексы булган Коръән Кәримнең бер сурәсе “Шагыйрьләр” дип аталуы да юкка гына түгелдер. Ходай сулышының никадәр кагылуына карап, шагыйрьләрдә талант дәрәҗәсе дә төрлечә була. Кайберләре җирдән ерак китми генә, күкнең түбәнге катларында канат сыный. Ә кайберләре җирнең барча вак мәшәкатьләрен калдырып, торган саен югарырак, биеккәрәк күтәрелә, Кояшка якыная. Ә югарырак менгән саен, офыклар киңәя, яшәү мәгънәсе ныграк ачыла.

    Шагыйрь Зөлфәт абый Маликов та — шундый илаһи затлардан. Аның һәрбер шигыре Коръән кебек катлаулы, һәр юлында тирән сер, зур мәгънә яшеренгән. Ләкин бу беренче карашка гына шулай. Сер дигәнебез гап-гади сөю икән бит. Туган җирне, туган телне, әнкәңне, халкыңны, тормышны сөю. Ләкин ул шагыйрьнең кайнар күңеле аша үтеп, гайре табигый бер хискә әйләнә. Менә шушы хис шагыйрь белән укучы күңелен күренмәс җепләр белән тоташтыра. Үзең дә сизмәстән, шагыйрь торган биеклеккә менәргә омтыласың.

    Йолдыз ШӘРАПОВА,
    А. Алиш премиясе лауреаты.


    Сайт управляется системой uCoz